Урам җыенында фирка җитәкчесе Татьяна Гурьева үз чыгышында КПСС тарихына тукталып социализмның капитализмнан өстенлеген күрсәтергә тырышты һәм Русиядә килеп туган хәерчелекне, череп баючыларның арта баруын АКШ империализмына сылтады.
Тагын берничә чыгыштан соң резолюция укылды. Анда халык теләге белән сайланмаган Дәүләт думасын тарату зарурлыгы, Русиядә уртача хезмәт хакын 70 мең, пенсияләрне 40 мең сумга җиткерүне таләп итү турында сүзләр булды. Шулай ук 2012 елда кабул ителгән урам җыеннары турындагы 65нче санлы федераль канунны юкка чыгару таләбе дә әйтелде.
Татьяна Гурьева Конституцияләр гарантлары булган Путин белән Миңнехановка да мөрәҗәгать итеп, Конституциядә каралса да, Чаллыда урам йөрешләренә рөхсәт юклыгын белдерде. “Алар җавап бирсен, халыкның урам йөрешләренә хокукы бармы яки инде бездә диктатура урнаштырылганмы?” дигән сорау күтәрде ул.
Коммунистлар шулай ук мәктәпләрдә татар телен укытуга да мөнәсәбәт белдерде. “Республикада халыкларны бер-берсенә өстерү тукталсын. Татар телен укыту канун нигезендә барсын. Урыс телен укыту федераль стандартлар буенча булсын. Мәктәпләрдә халыкларны ызгыштыра торган җыелышлар уздырулар, ата-аналардан телләр укыту турында гаризалар таләп итү тукталсын”, диелә резолюциядә.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.