Accessibility links

"Азатлык" берлеге яшьләре Татарстан байракчыклары таратты


"Азатлык" татар яшьләре берлеге байракчыклар тарата. 6 ноябрь, 2017

6 ноябрь Татарстанда барлыгы 10 мең байракчык таратылган. "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары әлеге чара милли рухны күтәрә дип саный.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Биектауда республика байракчыкларын таратты.

Берлек әгъзасы Наил Нәбиуллин әйтүенчә, барлыгы 10 мең байракчык ясатканнар. Бу эшкә милли хәрәкәт җанатарлары ярдәм иткән.

"Байракчыкларның 5 меңе Казанда таратылды. Аннан кала ике мең татар тасмасы да бар иде. Аны да халык бик шатланып алды. Чит төбәкләргә, аеруча Төмән, Ульян, Мәскәүгә дә алып китәбез дип күпләп алдылар", ди Нәбиуллин.

6 ноябрь Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Казанда Дан бакчасында митинг-концерт узды. Дөнья татар яшьләре форумы Кирмәннең Казансу яр буенда "Мин татарча сөйләшәм" чарасын оештырды. Азатлык чарадан туры трансляция алып барды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG