Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:47

Мәктәбебездә җыелыштан чыккач, хезмәттәшләремнең күз яшьләренә буылып елап утырганнарын күреп, йөрәгем әрнеде. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәләрен үтибез дип Татарстандагы күп мәктәпләр үз белдеге белән ана теле дәресләрен юкка чыгару эшенә кереште.

Карагруһчылык тагын өстенлек ала: илебездә ничәнче тапкыр инде татар теленә, милләтенә кизәнү бара. Русия президенты Владимир Путин урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дип белдергәч, прокуратура тикшерүләре күрсәтмәләрен үтибез дип Татарстандагы күп мәктәпләр үз белдеге белән ана теле дәресләрен юкка чыгару рәвешендә гамәлгә ашыра башлады. Әлегә кадәр, ана теле буларак та, дәүләт теле буларак та татар телен укыту мәсьәләсенә нокта куелмаса да, мәктәпләрдә татар телен факультативка калдырырга омтылучылар бар.

Атнасына 9 дәрес урыс теле өйрәнүгә түзәр микән урыс баласы?

Гасырлар буе яши торган Татарстан җиребездә балаларыбыз атнасына бер дәрес ана теле – татар теле, атнасына бер дәрес татар әдәбияты белән калсынмени инде? Ә урыс телен – ул да республикада яшәүче урысларның ана теле бит – "родной язык"ны (бу төшенчәне урыс милләтеннән булган директорлар үз файдасына бора) сайларга хокуклары бар – алар хәзер үзенең телен атнага 9 дәрес укыячак имеш. Атнасына 9 дәрес урыс теле өйрәнүгә, ай-һай, түзәр микән урыс баласы?

Мин эшли торган мәктәптә, мәгариф турында дәүләт кануны, республикабыздагы телләр турындагы канунның кайбер маддәләрен педагоглар киңәшмәсе үзенчә хәл итәргә хокуклы дигән булып, татар баласына ана телен укыту дәресләрен юкка чыгарылды. Ул бары тик "факультатив" рәвештә укытылачак икән ул. Ә беренче сыйныф баласы Әлифба укудан бөтенләй мәхрүм булачак икән – ул бер генә дәрес тә укытылмаячак!

Өстәвенә, педагогик киңәшмәдә: "Укыту программасының II варинатын сайлыйбыз", дигән мәктәп мөдире ата-аналарны җыеп: "I варинатка күчәргә киңәштек", дип сатлыкҗаннарча әйтеп салмасынмы? Залдан чыккач, татар теле укытучыларының үксеп-үксеп елаганын күрмәде ул. Күз алдына китергәндер, билгеле. Тантана иткәндер. Безнең җөмһүрияттә туып-үсмәгән кешегә татарның күз яше ни ул? Бәхет эзләп юлга чыкканда, татар җирен кулай күргән үзе!

Ата-аналар бу афәтне күз алдына китерә микән? Ә укытучылар бу балаларның фаҗигасын күзаллап күз яше түгә. Милләтебез кая таба юл алыр? Балаларга дөрес юлны – кыйбланы күрсәтүче булырмы? Иманым камил – оныклары татарча сөйләшәчәк аларның. Оныгы белән ана телендә сөйләшә алмаса, кемгә бәддога укыр икән бүгенге укучы буын?

Ата-аналардан кайсы телне сайлаулары турында гариза җыеп алынды. Татар теле укытучылары аларны санап чыкты: сыйныфларда 25 укучының 4-5 е урыс телен сайлаган, күпчелек – татар телен йә дәүләт теле буларак, я сөйләшү теле буларак сайлаган булып чыкты.

Мәктәп мөдире, татар теле укытучыларын җыеп, дәресләр азаю сәбәпле, кайберләребезгә дәресләр җитмәячәген аңлатты. Быел гына килгән яки пенсия яшенә җиткән укытучыларга ул мәктәптәге вакантлы урынны тәкъдим итте. Һәм ул урыннарның берсе ишегалды себерүче иде!

Җыелыш булачагын белми калдым, мин, хезмәт хакы салынырга тиешле картаны алырга дип, банкка китеп бардым. Әлбәттә, җыелышта катнаша алмадым. Яшь хезмәттәшем миңа шалтыратып, директорның нинди вакансиягә тәкъдим ясавын җиткерде. Мин әлеге документның рәсемен укытучылар берләшкән Whatsapp төркеменә һәм шәһәрнең мәгариф җитәкчесенә җибәрдем, республикабызның мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлеге башлыгына да шалтыраттым. Яшь хезмәттәшем үзенә тәкъдим ителгән вакансия турындагы документны электрон почтага үзенең телефоныннан салды.

Whatsapp-та утыру не солидно!

Икенче көнне сәркатип мине мәктәп мөдире янына чакырды. Теге документны җитәкчелеккә һәм җәмәгатьчелеккә тараткан өчен миңа нык кына эләкте, билгеле. "Whatsapp-та утыру не солидно!" диде ул миңа.

Мәктәпләрдә һәр фән буенча методик оешмалар, һәр сыйныф балалары, ата-аналары укытучылары белән Whatsapp аша аралаша торган бу уңайлы ысул нигә "не солидно" икән соң? "Без, татар теле укытучылары, Whatsapp-та берләшеп көрәшәбез", дидем мин.

– Безне кыскарту эшен нинди күрсәтмә нигезендә башладыгыз? дип сорыйм җитәкчемнән. Ул бер төргәк кәгазь күрсәтә.

– Менә, прокуратура күрсәтмәләре.

– Нигә безнең аларны күргәнебез юк? Укытучылар бүлмәсендәге белдерүләр тактасына элеп куясыгыз иде. Мәктәп райондагы, шәһәрдәге мәгариф бүлекләре күрсәтмәсен үтәмимени, нигә прокуратура турыдан-туры мәктәпләргә мөрәҗәгать итә?

– ... (мөдир дәшми)

– Башка мәктәпләрдә 3-5 ана теле дәресләре калды, Сез 2 дәрес татар теле калдырасыз.

– Сез дөрес аңламагансыз!..

Дөрес аңламаганмын икән! Дөрес аңламаганбыз... Директорның педагоглар киңәшмәсендә, ата-аналар җыелышында интерактив тактада күрсәтә-күрсәтә сөйләгәнен, ул күрсәткән кануннарның санын, маддәләрен язып бардым, җыелыштан чыккач, хезмәттәшләремнең күз яшьләренә буылып елап утырганнарын күреп, йөрәгем әрнеде бит! "Татар егете", "Татар кызы" бәйгеләренә укучыларны әзерләп, канатларын йөргән көннәре. Балалар олимпиадаларны өзелеп көтә.

Дөрес, укытучыларга башка белгечлек алырга да тәкъдим ясалды. Үзләре хисабына. Укытучыларның күбесе ипотека түли, балалары кечкенә. Аларның шушы ук мәктәптә укучы балаларының матур итеп татарча сөйләшүенә сөенеп йөри идек. Алган белемнәренең, туган теленең кирәксез булачагын күз алдына китереп елады алар.

Минем репутациягә кара тап кирәкми

Икенче көнне боз кузгалды. Телевидение каналлары, "Азатлык", "Эхо Москвы" радиосы яшь белгечкә урам себерүче вакансиясен тәкъдим итү турында сөйләп гөр килде. Безнең мәктәпнең санын (номерын), мәктәп мөдиренең исемен, яшь белгечнең исемен дөньяга яңгыраттылар. Әйтерсең, безнең мәктәптә генә бу хәлләр! "Бизнес-онлайн"дагы интервьюсында язганча, директорыбыз эштән куам дип тормаган бит!

Аның ораторлыгына, башка мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кими дип шаулаганда, сабыр кала белгәненә сокланып, яратып өлгергән идем мин аны. Менә бу гамәлен кичерә алмадым: канатланып укытып йөргән яраткан апаларының укучылары алдында ишегалды себереп йөриячәген күзаллап карадым да, түземлегем бетте. Татар теленә кизәнү кебек булды ул миңа.

Яшь белгеч әлеге шау-шуга югалып калды. "Зинһар, минем исемемне телгә алмасыннар, тап шул журналистларны! Минем репутациягә кара тап кирәкми", диде ул миңа.

Кара тапмы? Бәлки көрәшергә кирәкмидер? Шул көннән бирле хезмәттәшләрем минем белән хәбәрләшми. Шөкер, яшь белгеч мәктәптә кала, сәгатьләр дә тапканнар, тик минем белән сөйләшми ул. Алдагы көнне мөдир яныннан чыккач та, хезмәттәшләремнең миңа карашлары сәер тоелган иде шул. Моннан соң минем белән үзләрен ничек тотарга белмиләрме, әллә минем өчен борчылалармы – аңламадым. Минем хәбәрне алгач, җитәкчеләр мөдир белән сөйләшкән, мин килгәнче, ул аларны җыйган икән. "Кичә алай димәгән иде, бүген башкача сөйли", дип куйды шунда берсе.

"Ил төкерсә – күл була" ди халык мәкале. Бу очракта киресе килеп чыкты. Бергәлек, бердәмлек булмагач, шулай була шул. Бәйләмдәге чыбыкларны, бөгеп булмаганга, берәмләп сындыралар. Шуның кебек үк һәр мәктәпкә берәмләп һөҗүм итә башлаганнар да иде инде.

Минем hәм туганнарымнын балалары татар мәктәпләрендә укыды, югары белем алдылар, унышлы гына эшлиләр, югалып калмадылар. Ике телне дә камил беләләр.

Гөлшат Салихҗанова
укытучы, Казан

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG