Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиктә тоткарланган кырымтатар хатыннары Кырымга кайтты


Кырым-Украина чигендә тоткарланган кырымтатар хатын-кызлары
Кырым-Украина чигендә тоткарланган кырымтатар хатын-кызлары

9 ноябрь Кырым-Украина чигендә Чаплынка чик ноктасында тоткарланган биш кырымтатар хатыны Кырымга кайтты.

Аннексияләнгән Кырымга Украинаның Херсон шәһәреннән кайтып барганда Русия чик сакчылары тарафыннан тоткарланган "Хизб ут-Тәхрир" эшенә бәйле биш хатын һәм аларны озата барган тагын ике хатын иреккә чыгарылган.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынганнарның хатыннары арасында Эмир Усеин Кукуның хатыны Мерьем Куку да бар иде. Ул Кырым чигендәге тоткарлау турында Азатлыкка шуларны сөйләде:

"Безне 8 ноябрь көнне сәгать кичке 6да тоткарлап төнге 12гә хәтле сорау алдылар. Миннән Украинага ни өчен баруыбыз, утырган ирем хакында, аның элемтәләре, минем ни белән шөгыльләнүем, нинди акчага яшәвем хакында сорадылар. Мин 51нче маддәгә нигезләнеп (Русия Конституциясенең – ред.) җавап бирүдән баш тарттым. Мине чишендерергә теләделәр, ләкин мин моңа риза булмадым. Тикшерүчеләр арасында хатын-кызлар да бар иде. Без Кырымнан Украинага чыкканда чик саклаучыларга туганнарыбызга барабыз дигән идек. Безнең белән булган башка хатыннардан үзләре белән нинди кәгазьләр алып чыгулары, хокук саклаучы кайсы оешмалар белән элемтәдә булуларын, “Крымsos” хакында сораганнар”, диде Азатлыкка Мерьем Куку. Ул “Крымская солидарность” оешмасында актив катнашканнарның берсе була.

8 ноябрь Бакчасарайда Сейтумер Сейтумеров, Заречное авылында Эльдар Кантемиров, Иске Кырымда Руслан Белялов өйләрендә узган тентүләр хакында сөйләгән "Крымская солидарность" хәрәкәтенең активисты Сервер Мустафаев, "бу оешмада катнашкан, аңа теләктәшлек белдергәннәргә басым - ул кырымтатарларга басым", диде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG