Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасына Казанда чүп яндыру заводы төзүне тыю турында канун өлгесе кертелгән


Казанда чүп яндыру заводына каршы протест
Казанда чүп яндыру заводына каршы протест

Әлеге канун өлгесен әзерләгән коммунист Артем Прокофьев чүп яндыру заводы төзү турында карарны бары референдум нәтиҗәсендә генә кабул итәргә чакыра.

Канун өлгесе Татарстанның экологик кодексына республикада чүп яндыру заводлары төзелешләренең урыннарын билгеләүче нормаларны кертүне күздә тота. Бу атмосферадагы һаваны пычранудан саклау һәм, кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч тудырырлык пычрану булган очракта, халыкны саклау максаты белән эшләнә, диелә.

Прокофьев бу елның июлендә "калдыклардан энергия" дип аталган беренче проект башлануын һәм аның Татарстанда бер чүп яндыру корылмасы төзүне күз алдында тотуын искә алды. Аның әйтүенчә, чүпне яндыру ысулын сайлау "барлык алга киткән дөньядагы юлга – чүпне эшкәртеп яңадан куллану өчен аерып җыю технолониясенә киртә куя".

Канун өлгесенә аңлатмада "чүпне, шул исәптән куркынычлы калдыкларны аерым җыймау һәм беренчел аеру системының анык булмавы яндыру куркынычлы булган һәм һич тә ярамаган нәрсәләрнең мичкә эләгүенә китерә ала", диелә.

Канун өлгесе республикада чүп яндыру заводларын бары референдум нәтиҗәләренә карап кына төзүне күздә тота.

Казанда соңгы айларда чүп яндыру заводы төзүгә каршы берничә ризасызлык чарасы узды. Баштагы планга күрә, завод төзелешен бу көздә үк башлау каралган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG