Accessibility links

Соңгы мәгълүматларга караганда, Ижау шәһәрендәге тугыз катлы йортның бер өлеше җимерелү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган. Өч кеше зыян күргән, ике кешенең кайдалыгы билгеле түгел, диелә.

Корбаннар арасында 2009 елгы бала да бар, дип хәбәр итә Удмуртия сәламәтлек саклау министрлыгы. Зыян күрүчеләрнең барысы да үсмерләр, аларның берсе хастахәнәдә һәм хәле бик начар түгел дип белдерелә.

Ике кешенең кайда икәнлеге билгесез. Коткаручылар җимерекләрне аралауны дәвам итә, дип белдергән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртиядәге идарәсе җитәкчесе Петр Фомин.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков Ижауга вакыйга урынына килгән, дип хәбәр ителә.

Ижауда тугыз катлы йортның бер кереше пәнҗешәмбе төштән соң ишелеп төште. Тикшерүчеләр көнкүреш газы шартлаган булырга мөмкин, дип фаразлый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG