Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрекчә курслар башланды


Төрекчә курсларда дәрес вакыты
Төрекчә курсларда дәрес вакыты

11 ноябрь Казанда яшәүче төрек гаиләләре өчен төрекчә курслар яңадан ачылды. Курсларның максаты - катнаш гаиләләрдәге төрек балаларына төрекчәне оныттырмау.

Төрек телен өйрәнү курслары Татарстан Халыклар дуслыгы йортында һәр шимбә оештырыла. Анда 7-14 яшьтәге төрек балалары яисә әти-әнисенең берәрсе төрек булган балалар төрекчә өйрәнә. Курсларга 40-50 бала язылган.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка, төрек булуның беренче шарты - төрек телен белү диде.

Бу курсларга килгән балаларның әтиләре яисә әниләренең берсе төрек түгел һәм әлеге балалар төрекчәне белмәсәләр без аларны югалтырга мөмкинбез, ди баш консул.

"Без аларның төрекчә өйрәнүләрен, төрек кебек уйлауларын телибез. Бу курсларда балаларыбыз камил дәрәҗәдә төрекчә өйрәнәчәк", диде ул.

Казанда төрекчә курслар башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Туган телне өйрәнү өчен беренче чиратта өйдә үз телеңдә аралашу кирәклегенә басым ясаган Дилмач фәнни дәрәҗәдә телне өйрәнү һәм методиканы да белү өчен курсларның мөһим икәнен әйтте.

Түләүсез булган курсларны Казан баш консуллыгы һәм Юныс Әмре үзәгенең ярдәме белән "Казан Анадолу" җәмгыяте оештыра.

Казанда яшәүче төрек балаларына төрекчә өйрәтүче курслар быелның язында ачылган, әмма җәйге каникул чорында туктап торган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG