Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ: "Мәскәү белән Казан урыслаштыру сәясәтен килештереп башкара"


Мәскәү Кремле һәм Казан Кирмәне
Мәскәү Кремле һәм Казан Кирмәне

ТИҮ демократик илләр хөкүмәтләре һәм парламентларына мөрәҗәгать чыгарды. Хат авторлары фикеренчә, Русиядә милли телләрне мәгариф системыннан кысрыклап чыгару кампаниясе бара.

Татар иҗтимагый үзәге демократик илләрне "Русиянең төп халыкларын көчләп ассимиляцияләүне хөкем итәргә һәм Русия Думасына, хөкүмәтенә төп халыкларның халыкара хокуларын үтәүне сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра.

"Татар һәм башка халыклар телләрен бетерү хисабына урыс телен белү дәрәҗәсен күтәрү - урыслаштыру сәясәтен яшерү өчен генә башкарыла", диелә хатта.

ТИҮ, "Мәскәү белән Казан арасында бернинди дә аңлашылмаучанлык юк, киресенчә, ассимиляцияләштерү эшен җәмгыятьтәге тотрыклылык бозылмаслык дәрәҗәдә килештереп башкару бар", дип белдерә.

Мәскәү белән Казан арасында аңлашылмаучанлык юк, ассимиляцияләштерү эшен килештереп башкару бар

Русиянең "БМОның асаба халыклар хокуклары декларациясе"нә кушылуы, Думаның "Төбәк телләре һәм азчылык телләренең Европа хартиясе"н ратификацияләве, халыкларның үз милли мәгариф системы һәм язу әлифбасын булдыру хокукын тәэмин итүе, 309нчы санлы федераль канунны, БДИны милли телләрдә бирүне тыя торган фәрманны гамәлдән чыгаруы гына халыкларны асиммиляциядән саклап калачак, дип белдерә ТИҮ активистлары.

Сишәмбе РБК Мәскәү ана телләрен өйрәнү мәсьәләсендә карашын үзгәртмәячәк, туган телләр ихтыяри булып калачак, дип язды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG