Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада татар телен укыту мәсьәләсе турында РБК тараткан хәбәргә аңлатма биреп моны мәсьәләне сәясиләштерү һәм Русия президенты Владимир Путинның телләр өйрәнү турында Йошкар-Олада әйткәннәренең асылын бозып күрсәтү дип атады.
Мөхәммәтшиннең “Татар-информ”га биргән аңлатмасына күрә, Путинның “кешегә ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту” ярамавы турында әйткән сүзләре Татарстанда үтәлә килә. “Безнең республикада яшәүче барлык халыкларның вәкилләре ана телен үз ихтыяры белән атнага 2-3 сәгать укый”, дигән Дәүләт шурасы рәисе.
Шул ук вакытта Мөхәммәтшин татар теленең республика мәктәпләрендә ана теле түгел, ә дәүләт теле буларак укытылуы турында тагын бер кат искә төшерә. Ул бу мәсьәләне җайга салу юнәлешендә Русия мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлекнең дәвам итүен дә белдерә.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.