Accessibility links

15 ноябрь күренекле композитор, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәновка Уфаның шәрәфле шәхесе дигән мактаулы исем билгеләре тапшырылды.

Югары бүләк билгеләрен Рим Хәсәновка Уфа мэры Ирек Ялалов һәм кала шурасы рәисе Валерий Трофимов тапшырды. Котлау чыгышында Ирек Ялалов танылган композиторның иҗатына югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, гадәттә бу югары исем фәкать Уфа каласында туган күренекле кешеләргә генә бирелә. “Әмма Рим әфәнде Уфаны чит төбәкләргә дә данлауга зур өлеш кертте, аңа багышланган байтак җырлар иҗат итте. Шуны исәпкә алып талант иясенә, искәрмә рәвешендә, әлеге зур бүләкне тапшырырга карар ителде”, диде Ирек Ялалов.

Җавап чыгышында Рим Хәсәнов югары исем өчен рәхмәтен җиткерде һәм Уфага багышлап яңарак язган тагын бер әсәрен җырлап ишеттерде.

Рим Хәсәнов быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгели. Шуңа бәйле аңа соңлап булса да Башкортстанның халык артисты дигән исем дә бирелде. Ә иң зур бүләге дип ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен саный. Аңа ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакленә язган көйләре өчен 2009 елда лаек булган иде.

Әлеге вакытта танылган татар шагыйре Наҗар Нәҗми белән иҗатташ дуслыгы хакында яңа китап әзерләп бетеп килә. Аны ул күренекле әдипнең алдагы елда билгеләнәчәк 100 еллыгы бәйрәмендә тәкъдим итәргә җыена.

Белешмә: Рим Хәсәнов 1947 елда Башкортстанның Благовар районы үзәге Языково авылында туа. Кечкенәдән музыкага сәләтле егет мәктәпне тәмамлагач Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аның йөзләрчә популяр җырлары халык арасында киң таралды, әле дә сәхнәләрдән, радио һәм телевидениедән яңгырап тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG