Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кукмара прокуратурасы 300 экстремистик сайтны ябуны таләп итә


Татарстанның Кукмара районы прокуратурасы экстремистик эчтәлекле 300 сайтны ябуны таләп итә. Прокуратура хезмәткәрләре әлеге сайтларга интернетта күзәтчелек оештырганда тап булганнар, диелә.

Бу хакта район прокуратурасы сайтында хәбәр ителә. Әлеге сайтлардагы аудио һәм видеоматериаллар мәхкәмә тарафыннан Русия җирлегендә тыелган дип саналса да, ресурсларга керү чикләнмәгән, диелә прокуратура хәбәрендә. Җыелган материаллар Роскомнадзорга җибәрелгән.

Былтыр Кукмара прокуроры шартлаткычлар ясарга өйрәтүче сайтларны ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Бүгенге көндә Кукмара районында эшләгән, ә аңа кадәр Апас прокуроры булган Ришат Шакиров, гомумән, башка район прокурорларыннан үз гамәлләре белән аерылып тора.

Иң элек ул, Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманы чыгаргач, Апасның бер кибетендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптатуы белән танылды. Шул гамәл төшерелгән видео интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

2014 елның октябрендә Ришат Шакиров тәкъдиме белән Апас район мәхкәмәсе мөселман галиме Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тапкан иде. Прокурор анда бер динне башкаларыннан өстен кую тырышлыгын ачыклаган булып чыкты.

Соңрак Апас район прокуратурасы дәгъвасы белән бар Русия буйлап 136 порнография сәхифәсе ябылырга тиеш дгән карар чыгарылды.

Былтыр Шакиров Нюренберг процессы юбилее уңаеннан Кукмара районы укучылары арасында рәсем бәйгесе дә игълан иткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG