Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуаш зыялылары ана телен яклауны сорап Путинга ачык хат язды


Владимир Путин
Владимир Путин

Хат авторлары килеп туган вазгыять этник чуашларның чуаш теленнән баш тартуына китерәчәк дип саный һәм Владимир Путиннан мәктәпләрдә чуаш телен мәҗбүри укытуны калдыруны сорый.

Чуашстан рәссәмнары, язучылары, галимнәре һәм журналистлары Чуаш халык сайтында Русия президенты Владимир Путинга ачык хат урнаштырды. Анда алар Чуашстанда телләр мәсьәләсендә килеп туган вазгыять белән таныштыра.

Бүгенге көндә туган телне сайлау тәртибе аңлашылмый, ди хат авторлары. Путин йөкләмәсеннән соң республика прокуратурасы "ике атна эчендә мәктәпләрдән 120 мең ата-анадан гариза язуны таләп итеп, борчулы халәт тудырдылар, ә ике телле гаиләләрне бер телдән баш тартырга мәҗбүр иттеләр", диелә мөрәҗәгатьтә. Нәтиҗәдә күп гаиләләрнең чуаш телен түгел, урыс телен сайлавы турында языла.

Зыялылар әлеге вазгыять этник чуашларның туган чуаш теленнән баш тартуына китерәчәк дип саный. "Туган телләрне ихтыяри өйрәнү хокукы Русиянең урыс булмаган халыкларының телләрен һәм мәдәниятен фаҗигагә китерәчәк," дип белдерә хат авторлары.

Алар Путиннан мәктәпләрдә чуаш телен мәҗбүри укытуны калдыруны сорый. Хатны Чуашстанның халык рәссамы Праски Витти, филология фәннәре докторы, профессор Геннадий Корнилов, халык шагыйре Валерий Тургай, атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Милютин һәм башка зыялылар имзалаган.

Путинның ана телләрен ихтыяри укытуны тикшерү турындагы йөкләмәсеннән соң, кайбер милли республикаларда туган телләрне яклау хәрәкәте барлыкка килде. Татарстан, Башкортстан, Коми республикаларындагы зыялылар, активистлар Русия президентына туган телләрне яклауны сорап хатлар, мөрәҗәгатьләр юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG