Accessibility links

Татарстан түрәләре студентларга социаль челтәрләрдә "позитив контент" урнаштырырга тәкъдим итә


Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт миинистрлыгы студентларга социаль челтәрләрдә "позитив контент" булдыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Мәгълүмати кыр "кайчак деструктив була" дип саный түрәләр.

Әлеге тәкъдим "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дип аталган V Республика милләтара яшьләр форумында яңгыраган.

"Сезнең барыгызның гаджетлары, социаль челтәрләрдә аккаунтлары бар һәм без сезгә социаль челтәрләрдә позитив контент формалаштыру эше тәкъдим итәбез. Чөнки заманча мәгълүмати кыр кайчак деструктив була", дип белдергән яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле Владислав Усанов. Түрәнең сүзләрен КФУ сайты китерә.

Усанов шулай ук министрлык хәзерге вакытта яшьләр сәясәте системын заманчалаштыра һәм яшьләр сәясәтенең яңа трендларын формалаштыра, дип хәбәр итә. Аның сүзләренчә, түрәләр өчен яшьләрнең республикада тынычлык һәм татулык тудыручы чараларга, милләтләр, гореф-гадәтләр, мәдәниятләр һәм халыкларның тарихи мирасына кагылышлы идеяләр кызыклы булыр иде.

"Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" исемле V республикакүләм яшьләр форумын Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе оештыра. Ул 16 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда уза.

Форум кысаларында төрле юнәлештәге белем бирү лекторийләре, мастер-класслар һәм тренинглар уза. Аларны күренекле федераль һәм региональ белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дәүләт хакимияте оешмалары вәкилләре алып бара дип белдерә оештыручылар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG