Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары вәкилләре мәктәптә милли телләрне мәҗбүри укытуны сорап Путинга мөрәҗәгать кабул итте


Мәктәпләрдәге тикшерүләр урыс булмаган халыкларны тигез дәрәҗәдә күрмәү, ягъни аларны икенче сортлы хәлгә куюга китерә диелгән.

Русия халыклары вәкилләре мәктәпләрдә милли телләрне ихтыяри укытуга калдырылуга борчылып Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге документта Йошкар-Олада узган утырыштан соң күп кенә мәктәп җитәкчеләре яки мәгариф оешмалары басымы нәтиҗәсендә урыс булмаган телләрнең мәҗбүри укыту планыннан төшеп калуы әйтелә.

"Без Русия халыклары вәкилләре, милли телләрдә сөйләшүчеләр һәм аларга теләктшлек белдерүчеләр Русия мәгариф системасында безнең телләр язмышы белән килеп туган хәлгә борчылу белдереп сезгә мөрәҗәгать итәбез. Безнең татар, башкорт, чуаш, коми, эрзя, мукшы, удмурт, саха һәм Русия халыкларының башка телләре Русиянең милли республикаларында прокуратураның укыту планын тикшерү кампаниясе башлавыннан соң мәгариф системасыннан төшеп калу куркынычы туды... Югары даирәдә оештырылган мондый гамәлләр җәмәгатьчелектә урыс булмаган халыкларны тигез дәрәҗәдә күрмәү, ягъни аларны икенче сортлы хәлгә куюга китерә.
Тикшерүләр һәм аннан соң туган чаралар Конституциягә каршы килә һәм "Русия халыклары телләре", "Мәгариф турында"гы кануннарны, Конституция мәхкәмәсе карары һәм ил кануннары нигезендә кабул ителгән республика кануннарын санга сукмый. Шул сәбәпле Конституция һәм Русия кануннары шик астына куела, федерализмның төп принциплары искә алынмый һәм нәтиҗәдә Русия халыклары милли телләре, шул исәптән Русия республикаларның дәүләт телләренә зыян килә", диелә мөрәҗәгатьтә.
Шулай ук документта хәзер күп кенә милли республикаларда субъектның дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын дөрес дип санаулары һәм бу милләтара татулык булдыруга, аерым алганда барлык асаба халыкларны мәнфәгатьләрен истә тотып эшләнүенә басым ясала.
Мөрәҗәгать милли дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны мәктәп программасында калдыруны үтенәбез дип тәмамлана.

XS
SM
MD
LG