Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда бәби тартмасына тагын бер бала калдырып киткәннәр


Чаллыдагы бәби тартмасы
Чаллыдагы бәби тартмасы

20 ноябрьгә каршы төндә Татарстандагы бердәнбер, Чаллыда урнашкан бәби тартмасына тагын бер бала калдырып киткәннәр. Бәбигә ике ай тирәсе дип белдерелә.

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына бала калдырып киткәннәр, бу хәл әлеге шәһәрдә өченче очрак. Татар-информга медицина үзәге сүзчесе Диләрә Эстрина хәбәр итүенчә, бәби тартмасындагы сигнализация 19 ноябрьдә төнге 12 тулганда шалтыраган. Медицина үзәге хезмәткәрләре тартмадан ике айлык кызны алып кергәннәр. Аның янында бала кирәк-яраклары салынган сумка һәм әнисе язып калдырган аңлатма хаты да булган.

"Әлеге факт турында хокук саклау оешмаларына, мэриянең тәрбиягә алу бүлегенә хәбәр ителде. Кызны белгечләр тикшерә. Бәбигә карата гамәлләр Русия кануннарына ярашлы башкарылачак", дигән Диләрә Эстрина.

Бу кыз - Чаллының бәби тартмасына кладырылган һәм җәмәгатьчелеккә билгелеге булган өченче бала.

Чаллы шәһәренең балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына ("бэби-бокс") беренче баланы быел 27 гыйнварда калдырып киткән иделәр. Аны бер гаилә асрамага алды.

Тагын бер баланы 17 августта калдырдылар. Ул бер яшьлек иде.

Татарстандагы әлегә бердәнбер бәби тартмасы Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елда ачылды. Әлеге тартма ата-аналарга аноним рәвештә баланы калдырып китү мөмкинлеге бирә. Калдырып китүчегә юридик яктан иминлек гарантиясе бирелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG