Accessibility links

Русия гидрометеорология хезмәте (Росгидромет) Көньяк Уралда "экстремаль югары" дәрәҗәдә радиоктив пычрану булганын раслады. Рутений-106 матдәсенең Татарстан белән Башкортстанга төшүе дә теркәлгән. Гринпис прокуратура тикшерүен таләп итә.

Гринпис радиоктив матдәнең чыгарылуында "Росатом"га караган "Маяк" комбинатын гаепли һәм нурланышны яшерү ихтималын прокуратурадан тикшерүне сорый.

Росгидромет хәбәреннән күренүенчә, 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Көньяк Уралда урнашкан күзәтү урыннарыннан алынган үрнәкләрнең барысында да бета-активлык дәрәҗәсе артуы теркәлгән.

Аргаяшта зарарлы матдәләр гадәттәгедән 986 тапкыр артык булган

Аргаяш һәм Новогорный күзәтү урыннарында Ru-106 радиоизотобы ачыкланган. Алынган үрнәкләрдәге рутений күләме, узган ай белән чагыштырганда, 986 һәм 440 тапкыр артыграк булган, диелә. Бу "экстремаль югары пычрану" дәрәҗәсенә тәңгәллеге дә әйтелә.

Шул ук вакытта Русия фәннәр академиясенең Атом энергетикасы иминлеге институты мөдире Леонид Большов сүзләренчә, Чиләбе өлкәсендә таралган нурланыш дәрәҗәсе бик түбән һәм кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырмый.

Бу нурланышның дәрәҗәсе бик түбән һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмый

Бу фикерне Азатлыкка Стокһольмдагы халыкара тынычлык институтының атом өлкәсендә белгече Виталий Федченко да кабатлады. Аның сүзләренчә өч ил - Русия, Германия һәм Франциянең нурланыштан саклану идарәләре мәгълүматына караганда, рутений-106 матдәсенең һавадагы концентрациясе бик түбән һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмый.

Белгеч шулай ук бу нурланышның "Маяк" комбинатыннан таралу ихтималын да шик астына куя, ул очракта таралган изотоплар саны күбрәк булыр иде, дип саный ул.

Азатлык белән сөйләшкән икенче белгеч - Швеция саклану идарәсенең атом өлкәсендә белгече Ларс-Эрик Де Гир фикеренчә, рутений-106 болыты нәкъ менә "Маяк" комбинатыннан килергә мөмкин. Һәрхәлдә, харитага карасаң, нурланыш теркәлгән урын шул "Маяк" тирәсенә туры килә, ди ул.

26-28 сентябрьдә рутений таркалудан барлыкка килгән матдәләр Бөгелмәдә дә теркәлгән. Хисапта әйтелүенчә, сүз пычрануның "югары дәрәҗәсе" турында бара: ике көн дәвамында нурланыш фоны 16 тапкыр артыграк булган.

Росгидрометның Татарстан идарәсе дә әлеге мәгълүматны раслый. 27 һәм 28 сентябрьдә атомсфера пычрануы, узган ай белән чагыштырганда, 16 һәм 30 тапкыр артыграк булган диелә Татарстан гидрометеорология хезмәте белдерүендә. Ачыкланган Ru-106 күләме кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырмый, дип әйтелә.

Күзәтү нәтиҗәләре кичекмәстән Татарстан премьер-министрына, республика экология министрылыгына, Роспотребнадзорга, Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм башка оешмаларга җибәрелгән.

Белдерүдә язылганча, 29 сентябрьдән бүгенге көнгә кадәр b-активлык дәрәҗәсенең артуы күзәтелмәгән.

Югары дәрәҗәдәге пычрану шулай ук Башкортстанда, Волгоградта, Дондагы Ростовта, Петербурда трекәлгән. Моннан тыш, Европа илләре дә 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр һаваның рутений-106 матдәсе белән пычрануын ачыклаган.

Ул чордагы һава шартлары нәтиҗәсендә радиоактив матдәләрне җил Көньяк Уралдан Европага таба күчергән, диелә.

Элегрәк алман һәм француз галимнәрне Европага Русиядән радиоактив болыт килде, дип хәбәр иткәннәр иде. Нурланыш чыганагы Чиләбе өлкәсендә булуы ихтимал, диделәр.

Рутенийның иң зур күләме "Маяк" комбинаты янында ачыкланган, дип белдерә Гринпис. "Росатом" "Маяк" комбинатындагы яки башка корылмалардагы вакыйгаларны җентекләп тикшеререргә һәм хисапларны дөньяга чыгарырга тиеш. Гринписның Русия бүлеге прокуратурага нурланыш казасын яшерү ихтималын һәм әйлән-тирә мохит турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап хат юллаячак", диелә "яшелләр" сайтында.

"Росатом" моңа кадәр Русия җирлегендә алынган үрнәкләрдә, Петербурдан кала, рутений-106 эзләре табылмады, дип белдергән иде.

"Маяк" комбинаты да атмосфераның рутений белән пычрануына катышы юклыгы турында белдерде.

"Маяк" комбинаты – дөньяда иң эре саналган атом комплексы, озак еллар дәвамында совет атом бомбасы өчен плутоний җитештерү һәм атом ягулык эшкәртү урыны булып торды. 1957 елның 29 сентябрендә "Маяк"та зур шартлау булды, тирә яктагы төбәкләрне радиактив болыт каплады. Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш алды. Соңрак 40лап авыл күчерелде, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып калды. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә.​

Махсус репортаж: Агуланган тормыш. Кыштым фаҗигасенә 60 ел

"Русиядәге нурланыш турында мәгълүмат Европадан килә​"

Татарстанның атомга каршы оешмасы җитәкчесе Альберт Гарапов та бу хакта матбугат чараларыннан гына белүен әйтте. Мәгълүматның башта Көнбатыш Европадан килүе бик начар, диде ул Азатлыкка.

Альберт Гарапов
Альберт Гарапов

"Беренче чиратта, халыкка җиткерү, әлеге хәлнең куркынычмы-түгелме икәнен аңлатулар кирәк иде. Бездә бу һаман җайга салынмаган. Чернобыльдәге атом казасы турында да иң элек Швеция чаң сукты, беренче мәгълүматны алардан алдык. Күпме вакыт узды, ә Русиядәге нурланыш турындагы мәгълүмат һаман Европадан килә", ди атомга каршы җәмгыять рәисе.

Русиядәге нурланыш турындагы мәгълүмат һаман Европадан килә

Аның сүзләренчә, рутений - ясалма радиоактив элемент, табигатьтә юк диярлек. Азык-төлек белән кеше организмына керсә, төрле авыруларга китерергә мөмкин. "Бөгелмәдә фонның 16 тапкыр артыграк булуы - радиоактив явым-төшемнәр булган дигән сүз. Биредә яшелчә-җимешләрне яхшылап юып ашарга, тәүлек әйләнәсенә тирә-як мохитне күзәтеп торырга кирәк. Бу бик куркыныч түгел, ләкин саклану чаралары турында белеп тору зарур", ди Альберт Гарапов.

Табиб: "Нурланышны раслый йә инкарь итә алмыйм"

Аргаяш авыл хакимиятендә эшләүче белгечләрнең берсе Азатлыкка нурланыш таралу турында 21 ноябрь интернеттан җирле вакыт белән төштән соң сәгать икедә генә белеп алуын сөйләде. Азатлык белән сөйләшү авыл җирлеге башлыгы белән килештерелмәгәнгә, исемен күрсәтмәүне үтенде.

"Исебез китә, ничә көн, айлап вакыт узган берәүгә дә әйтмәгәннәр", ди хезмәткәр. Ул хакимияттә эшләүче буларак әлеге хәбәрләргә борчылуын да әйтте.

Белгеч сүзләренчә, нурланыш таралган очракта кеше сәламәтлегендә үзгәрешләрне тиз генә белеп тә булмый. "Белсәләр, медицина хезмәткәрләре генә белә ала", ди белгеч. Ул элекке елларда нурланыш таралган дигән хәбәрләрне ишетмәвен әйтә.

Аргаяшта 10 мең 245 кеше яши. Аларның барсы да авырган очракта бер сырхауханәгә (поликлиникага) мөрәҗәгать итә.

Нурланыш үлчәү җиһазлары рентгенологларда, санэпидемстанция хезмәткәрләрендә бар

Аргаяш хастаханәсе баш табибы Гәбделхәй Вәлиев соңгы ике-өч атна эчендә авыручыларның артуын белдерде. "Безгә мөрәҗәгать итүчеләр артты. Умыртка баганасы сызлаулар (остеохондроз), кан басымы, йөрәк, үпкә авыруы белән мөрәҗәгать итәләр. Көз бит хәзер. Ел фасылы арасында ашказаны, үпкә, тын кысылу (астма), йөрәк авырулары көчәя.

Нурланыш таралуга карата Вәлиев Азатлыкка "бу расланмаган мәгълүмат, булмаган хәл" дип белдерде. "Без моны инкарь итә һәм шул ук вакытта раслый да алмыйбыз. Бу хакта мәгълүматлар юк", ди ул.

Аның сүзләренчә, кешедә нурланыш югары дәрәҗәдә була икән, бу хәл сырхауханәнең рентген бүлмәсендә шунда ук ачыклана. Монда нурланыш дәрәҗәсен ачыклый торган җиһазлар бар. "Бу җиһазлар бөтен рентгенологларда да бар. Аннан да кала санэпидемстанция дә нурланыш фонын тикшереп тора. Әгәр үзгәрешләр булса, алар миңа шунда ук хәбәр итә", ди Вәлиев.

Рутений (лат. Ruthenium) – периодик системаның 8нче группа химик элементы. Казан университеты профессоры Карл Клаус тарафыннан 1844 елда ачылган, Русиядә ачылган бердәнбер химик элемент, исеме шуннан килә.

Рутений-106 – рутенийның радиоактив изотопы, таркалу вакыты – 373 көн, атом реакторларында барлыкка килә, көчле концентрациясе сәламәтлеккә зыян китерә ала дип санала.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG