Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белгечләре ил икътисадының тернәкләнүе тукталу алдында тора дип белдерә


Росстат мәгълүматларына караганда, русияләрнең реаль керемнәре октябрьдә 1,3 процентка кимегән. Елның өченче чиргендә инвестицияләр үсеше 6,3 проценттан 3,4 процентка калган. Икътисадның тернәкләнүе "өзлегә" дип саный белгечләр.

Росстат мәгълүматларына караганда, русияләрнең керемнәре кими, ширкәтләрнең табышлары да бик акрын үсә, дип яза "Ведомости". Икътисадның тернәкләнү үсеше "өзлегә", дип саный ING оешмасының Русия һәм БДБдагы баш икътисадчысы Дмитрий Полевой.

Чагыштырмача яхшы дип хезмәт хаклары турындагы мәгълүматны гына санарга мөмкин: аларның үсеше 4,4 проценттан 4,3 процентка кадәр генә акрынайган. Шул ук вакытта русияләрнең реаль керемнәре дүртенче ел рәттән кими: Fitch халыкара рейтинг агентлыгы исәпләүләренә караганда, 2013 елдан алар 11 процентка кимегән.

Кулланучылар ихтыяҗы да артмый. Ваклап сату әйләнеше өч процентка акрынайган, төзелеш өлкәсендә дә 3,1 процент кимү күзәтелә.

Илнең эчке тулай җитештерүе (ВВП) гыйнвар-сентябрьдә 1,6 процентка үскән. Икътисади үсеш министрлыгы 1,8 процент булыр дип фаразлаган иде. Өченче чирек нәтиҗәләренә караганда, икътисад үсеше 1,8 процентка акрынайган, сәнәгать өлкәсе стагнациядә.

Икътисадтагы вазгыятьнең шулай булачагы көтелгән иде, ди БКС төркеменең баш икътисадчысы Владимир Тихомиров. "Икенче чиректә берникадәр үсеш нефть бәяләре арту, рубльнең ныгуы һәм Керич күпере, "Сила Сибири" газүткәргече, фтубол дөнья чемпионатына биналар төзү кебек проектларга дәүләт инвестицияләрен кертү белән бәйле булды. Хәзер әлеге факторлар бетте", ди икътисадчы.

Күптән түгел Халыкара валюта фонды чыгарган белдерүдә дә Русия икътисадының үсеше түбән дәрәҗәдә булуы турында әйтелгән иде. Фонд хисабыннан күренгәнчә, Русия икътисады үсеше күрсәткечләре алдагы елларда да югары булмаячак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG