Казаннан очышлар һәр чәршәмбе 23:20дә булачак. Ә Дубайдан рейслар чәршәмбе 10:45кә билгеләнгән дип хәбәр итә Казан һава аланының матбугат хезмәте.
Билет бәясе бару-кайту өчен салым һәм барлык җыемнарны да исәпләгәндә 17 мең сумнан башлана. Әлеге бәягә бер юлчыга 25 килограммга кадәр йөкне бушка алып бару да кергән.
Очышларны Boeing 737 – 800NG оочкычы башкарачак, диелә.
Казан белән Ашгабад арасында очышлар былтыр декабрьдә башланган иде. Яңа авирейс Казан һава аланында тантаналы төстә ачылды.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.