Татарстан дәүләт бурычының 84,8 млрд сумы - бюджет кредитлары, 8,4 млрд сумы - дәүләт йөкләмәләре. Бу хакта Русия финанс министрлыгы чыгарган Русия төбәкләренең һәм муниципаль берәмлекләренең дәүләт бурычлары турындагы документта күрәстелә.
Иң зур дәүләт бурычы Краснодар өлкәсендә - 141,8 млрд сум. Анда 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары узган иде. Икенче урында - Красноярский өләксе. 2019 елда анда кышкы универсиада узачак.
Элегрәк Русия финанс министрлыгы Татарстанның су спорты дөнья беренчелеген уздыру өчен алынган 12,2 млрд сум кредитның шартларын үзгәртү (реструктуризация) турында документ имзалаган иде. 2015 елда алынган бу кредитны түләүне Татарстанга ун елга кичектереп тору мөмкинлеге бирелде. Аннан соң ул ун ел дәвамында тигез өлешләр белән кайтарылырга тиеш.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.