Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЛДПР Жириновскийны Русия президентына намзәт итеп чыгара


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

ЛДПР фиркасе үзенең җитәкчесе Владимир Жириновскийны Русия президенты вазифасына намзәт итеп чыгару турында карар кабул итте. Жириновский намзәте бертавыштан хупланган.

Бу хакта Думадагы ЛДПР фракциясе әгъзасы, вице-спикер Игорь Лебедев хәбәр итә, дип яза Интрефакс.

Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе президиумы һәм фирканең Югары шурасы утырышында Жириновский намзәте бертавыштан хупланган.

"Мине тәкъдим итүегез өчен, фирка җыенында минем намзәт өчен тавыш бирүегез өчен чиксез рәхмәт", дигән Жириновкий.

Русия президенты сайлавында катнашырга җыенуы турында Жириновский февральдә үк белдергән иде. Бу аның президент сайлавында алтынчы тапкыр катнашуы. "Әгәр бездә шартлар Америкадагыча булса, мин, Трамп кебек, җиңеп чыгар идем", диде ЛДПР лидеры.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартында узачак. Сайлау кампаниясендә катнашуы турында "Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов, "Яблоко" җитәкчесе Григорий Явлинский, оппозиция вәкиле Алексей Навальный, телевидение алып баручысы Ксения Собчак, телевидение һәм радио алып баручысы Екатерина Гордон да белдерде.

КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов фирка аның намзәтен тәкъдим итү турындагы карарны соңрак чыгарачагын әйтте.

Русия президенты Владимир Путин әле яңа мөддәткә барачагы турында игълан итмәде. Шулай да РБК чыганагы мәгълүматына караганда, Путин сайлауда катнашырга җыена.

Сишәмбе президентның матбугат хезмәте Владимир Путинның ел саен оештырыла торган зур матбугат очрашуы 14 декабрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз..

XS
SM
MD
LG