Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе татар телен яклау митингын дүртенче тапкыр тыйды


Фәнил Гыйләҗев татар телен яклап ялгыз пикет вакытында, 2017 елның сентябрендә
Фәнил Гыйләҗев татар телен яклап ялгыз пикет вакытында, 2017 елның сентябрендә

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең татар телен яклауга багышланган митинг уздыру турындагы белдерү хатын Казан башкарма комитеты дүртенче тапкыр кире каккан. Мэрия түрәсе Евгений Варакин белдерү хатын митинглар уздыру турындагы федераль канун таләбенә туры китерергә куша.

Азатлыкка билгеле булганча, Казан башкарма комитеты татар телен яклау митингын килештерүдән чираттагы тапкыр баш тарткан. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары сөйләде.

"Кире кагулар канунсыз, татарлар татар теле мәсьәләсенә карата үзләренең фикерен ачыктан-ачык әйтә алмасын, ана телләрен яклый алмасын өчен шулай эшләнә, дип фаразлыйбыз", ди активист Фәнил Гыйләҗев.

Мэрия түрәсе Евгений Варакинның активистка җавабында белдерү хатын митинглар уздыру турындагы федераль канун таләбенә туры китерергә кушыла. "Ачык чара уздыру турындагы белдерү хатында, башка мәгълүмат белән беррәттән, ачык чараны оештыручы тарафыннан җәмәгать тәртибен саклауның форма һәм ысуллары күрсәтелергә тиеш", диелә мэрия җавабында.

Активистлар башкарма комитетны мәхкәмәгә бирергә җыена. Бүген "Азатлык" берлеге митинг уздыру турында бишенче тапкыр белдерү хаты кертте.

"Азатлык" берлеге митингны 26 ноябрьдә уздырырга җыенган. Оештыручылар митингны Казанның Тинчурин бакчасында, "Крылья Советов" паркында, Горький исемендәге ял паркында, Ирек мәйданында яки Мулланур Вахитов һәйкәле янында уздырырга теләүләрен язган булган.

Элгерәк Казан башкарма комитетының татар теленә каршы митингка рөхсәт бирмәве билгеле булган иде. Аны "Татариянең урыс телле ата-аналары" комитеты уздырмакчы.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG