Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак барс" хоккей клубы Данис Зарипов белән ел ярымга килешү төзеде


Данис Зарипов
Данис Зарипов

Хоккейчы Данис Зарипов һәм "Ак барс" хоккей клубы белән 2018-19 ел уеннары ахырына кадәр килешү төзегән.

23 ноябрьдән спорттан читләштерү вакыты чыккан һөҗүмче Данис Зарипов "Ак Барс"та уйнаячак. Бу хакта хоккей клубының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2018-19 ел уеннары ахырына кадәр килешү төзегән. Зарипов 25 саны астында уйнаячак.

Русия хоккейчысы Данис Зариповны уеннардан читләштерү вакыты алты айга кадәр кыскартылуы билгеле булганнан соң, "Ак барс" хоккейчының клуб белән килешү төзүенә өмет белдергән иде.

"Ак Барс" дүрт еллык тәнәфестән соң 36 яшьлек хоккейчы белән быел июль аенда ике елга килешү төзегән иде. Әлеге трансфердан соң озак та үтмәде, Зариповның "Металлург"та уйнаган вакытта допинг куллануы билгеле булды һәм ул Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга уеннардан читләштерелде. Бу хәбәрдән соң "Ак барс" хоккей клубы Зарипов белән килешүне өзүен белдерде. Шул ук вакытта Данис Зарипов NHL-да уйнарга рөхсәт алды.

Моңа кадәр Зарипов "Ак барс"та 12 сезон уйнады. Бу вакытта Казан такымы өч тапкыр чемпион булды. Әлеге сезонда "Ак барс" Көнчыгыш конференциясендә беренче урында бара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG