Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сооронбай Жээнбәков Кыргызстан президенты вазифасына кереште


Сооронбай Жээнбәков
Сооронбай Жээнбәков

Кыргызстанда Сооронбай Жээнбәков рәсми рәвештә президент вазифасын үти башлады. Ул Совет берлеге җимерелгәннән соң республиканың бишенче башлыгы.

Жээнбәковка 59 яшь. Моңа кадәр ул илнең премьер-министры иде. Сайлауда Жээнбәковка Кыргызстанның элекке президенты Алмазбәк Атамбаев теләктәшлек күрәстте.

Сооронбай Жээнбәков президент вазифасында Русия һәм Кытай белән мөнәсәбәтләрне ныгытыррга вәгъдә бирде. Ул шулай ук күрше илләрдән Кыргызстанның эчке эшләренә тыкшынмауны сорады. Бу хакта Казакъстан белән мөнәсәбәтләр кискенләшеп киткәч әйтелгән иде. Кыргызстан элегрәк Казакъстанны сайлауга тыкшынуда гаепләде.

Кыргызстан президентын сайлау 15 октябрьдә булган иде. Жээнбәков 55 процентка якын тавыш җыйды. Икенче урында "Республика Ата-журт" фиркасе намзәте Омурбек Бабанов. Ул сайлаучыларның 33 процент тавышын җыйды һәм үзенең җиңелүен таныды.

Кыргызстан конститутциясенә ярашлы, президент бер тапыр алты елга сайлана. Илнең беренче ике башлыгы Аскар Акаев һәм Корманбәк Бакив инкыйлаб нәтиҗәсендә бәреп төшерелгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG