Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Данис Сәфәргали хөкемен үзгәрешсез калдырды


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

24 ноябрьдә Татарстанның Югары мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, өч ел колония җәзасы алган Данис Сәфәргали хөкемен үзгәрешсез калдырды. Активистның адвокатлары карарны кассация мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Сәфәргалинең адвокаты Ирина Хрунова бүген утырышта чыгыш ясап, активистның "Вконтакте"дагы сәхифәсе ул тикшерү изоляторында утырганда юк ителә, димәк, Сәфәргали сәхифәсендә башка кешеләр язмалар урнаштырган, дип белдерде. "Вахитов районы мәхкәмәсе хөкемдары әлеге фактка бәя бирмәде", ди Хрунова. Ул хөкем карары "нигезсез чыгарылган, активистның гаепле булуы турында дәлилләр китерелмәгән", дип саный.

Данис Сәфәргали дә тикшерү эшләре канун бозулар белән алып барылды, диде.

31 август Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесен өч ел колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115нче маддә), кыйнауда (116нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282нче маддә) гаепле дип тапты.

Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG