Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы: 9нчы сыйныфта татар теленнән имтихан бетерелү турында мәгълүмат юк


Казандагы кайбер матбугат чараларында таралган 9нчы сыйныфтан соң татар теленнән төп дәүләт имтиханы бетерелүе турындагы хәбәрне Татарстан мәгариф министрлыгында расламадылар. "Бу хакта рәсми мәгълүмат юк", диде министрлык сүзчесе.

Мәктәпләрдә 9нчы сыйыфтан соң татар теленнән төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) бетереләчәкме дигән Азатлык соравына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сүзчесе Фәридә Ишморатова: "Бездә андый мәгълүмат юк. Белмим каян алганнардыр. Бу бездән түгел", диде.

Җомга Kazanfirst сайты бер ата-ана сүзенә таянып, мәктәпләрдә татар теленнән төп дәүләт имтиханын бетерәләр, дип язып чыкты. Аны кайбер башка мәгълүмат чаралары тарата да башлады.

Татарстан мәгариф министрлыгы элегрәк хәбәр итүенчә, Русия мәгариф министрлыгының республикада татар телен укыту турында хаты әлегә килмәгән. Мәктәпләрдәге бүгенге укыту планын куллану күпмегә сузылуы да билгеле түгел.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG