Төркия хөкүмәтенең матәм көне карарына ярашлы дүшәмбе Төркиядә һәм чит илләрдәге дипломатик вәкиллекләрендә әләмнәр төшереләчәк.
Бу – Мисыр халкына теләктәшлек белдерү дип аңлаталар Төркия хөкүмәтендә.
Узган җомга Мисырда Әл-Рауда мәчетендә теракт нәтиҗәсендә 300дән артык кеше һәлак булды. Сугышчылар башта мәчет бинасы эченә шартлаткыч ташлады, аннары мәчеттән чыгучыларга ата башлады. Мисырда өч көнлек матәм игълан ителде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.