Бир әл-Абед авылында урнашкан мәчеткә һөҗүм җомга намазы вакытында оештырылган. Билгесез кешеләр дүрт машинада килеп халык арасына шартлаткыч ташлаган һәм ут ачкан. Сугышчылар яралыларны хастаханәләргә ташучы ашыгыч ярдәм машиналарына да аткан, дип белдерелде.
Мисыр президенты Габдел Фәттах әс-Сиси әлеге һөҗүмгә бәйле илдә өч көнлек матәм игълан итте.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.