Accessibility links

Русияләрнең күпчелеге мәктәпләрдә хәрби әзерлек нигезләре дәресен кертүне хуплый. Респондентларның 63 проценты әлеге дәрес яклы булуын белдергән.

Шулай ук, социологлар мәгълүматына караганда, русияләрнең 97 проценты мәктәп програмына юл йөрү кагыйдәләре дәресен кертүне дә кирәк дип саный. Аларның 73 проценты бу дәрес мәҗбүри булырга тиеш дигән фикердә. Әлеге саннарны Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) чыгарды.

Шул ук вакытта, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бүген мәктәп курсына кертелгән дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре русияләр өчен актуаль булып тоелмый. Респондентларның 65 проценты әлеге програмга кертелгән бүлекләр укучылар яки аларның ата-аналары сайлавы белән генә укытылырга тиеш, дип саный.

Дүшәмбе интернетта Красноярски өлкәсе мәгариф министрлыгының "сугыш вакытында укыту процессын оештыру" дип аталган методик тәкъдиме (рекомендация) дөнья күрде. Документта белем бирү йортларының "мобилизация чорында, сугыш вакытында, хәрби хәл тәртибе кертелгән очракта эшләргә әзерлеге" турында языла.

22 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин икътисад "хәрби рельсларга" күчәргә әзер булырга тиеш, дигән иде.

Былтыр август ахырында Русия банкы, кайбер министрлыклар һәм башкарма хакимиятнең кайбер оешмалары "сугыш вакыты" шартларында эшләүгә тикшерелгән иде. Мондый тикшерүләр Русиядә дүртенче ел бара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG