Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммерсантъ: Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү дә тик ихтыяри булачак


Татарстан федераль үзәк белән республикада татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту мәсьәләсен килештерә алмаган. Коммерсантъ мәгълүматына караганда, ата-аналар сайлаган очракта, республикалар үз дәүләт телләрен атнасына ике сәгатькә кадәр укытырга мөмкин.

Татарстан республикада татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту мәсьәләсен федераль үзәк белән килештерә алмаган, дип яза "Коммерсантъ". Басма мәгълүматына караганда, Русия мәгариф министрлыгы төшерәчәк документта ата-аналар сайлаган очракта республикалар дәүләт телләрен атнасына ике сәгать укытырга мөмкин, дип язылган.

30 ноябрьгә кадәр прокуратура һәм Рособрнадзор республикаларның дәүләт һәм ана телләрен өйрәнүнең ихтыяри булуын тикшереп бетерергә тиеш. Коммерсантъ мәгълүматларынча, Татарстанда татар теленең дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылуы һәм ана теле буларак та укучыларның татар теле өйрәнелүе ачыкланган. Моннан тыш, татар теле дәресләрен урыс теле дәресләрен киметү хисабына арттыру да булган, диелә.

Татарстан Дәүләт шурасының чәршәмбедә үтәчәк сессиясендә республиканың дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсенә багышланыр дип көтелә. Биредә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясаячак. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашмаячак, ул Британиядә эш сәфәрендә.

8 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының 33нче сессиясендә мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты карала дип белдерелгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов утытырышта чыгыш ясап, "Без республиканың дәүләт телен атнага ике сәгать мәҗбүри укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Мин ышанам, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез. Мин бу мәсьәләдә Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар. Бик ышанам, без якын арада бу теманы җайларбыз", диде.

Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, ә югары сыйныфларда ихтыяри булачак дигән вариант яңгыраган иде. Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов та Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга ирешүен әйткән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG