Accessibility links

29 ноябрь "Башкорт" оешмасы Башкортстан мохтарияте оешуга 100 ел тулуга багышланган авточабыш уздырды. Авточабыш туктаган һәр урында җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрелде, милли шигырьләр укылды.

Башкортстан мохтарияте төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан башкорт яшьләренең "Башкорт" оешмасы 29 ноябрь авточабыш уздырды. Анда катнашучылар иртәнге җидедә башкаланың Салават Юлаев һәйкәле янында җыелып, Ишембай районының Көзән авылына юл тотты. Әлеге авыл Башкорт автономиясенә нигез салучы Әхмәт-Зәки Вәлиди туган авыл. "Башкорт" оешмасы егетләре Көзән авылында Зәки Вәлиди музеенда булдылар, башкорт халкының бөек улына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Авточабышчылар икенче тукталышны Зилаер районында ясады. Зилаер авылындагы Зәки Вәлидинең сәркатибе Шәехзадә Бабич җирләнгән урында булып, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чарада катнашучылар әдипнең нибары 24 яшендә ат койрыгына тагып җәзалап үтерелүен искә алдылар һәм күмәкләп "Гаскәр догасы" исемле шигыреннән өзек укыдылар.

"Башкорт" оешмасы егетләре Көзән авылында Зәки Вәлиди музеенда
"Башкорт" оешмасы егетләре Көзән авылында Зәки Вәлиди музеенда

Авточабышның өченче тукталышы Сибайда булды. Анда алар “Яшәсен башкорт теле!” дигән флешмобта катнашты. Әлеге флешмобны “Башкорт” оешмасы җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырды. Анда Рәми Гариповның ”Туган тел”, Рәшит Шәкүрнең һәм башка шагыйрьләрнең милли шигырьләре яңгырады. Болар турында Азатлыкка “Башкорт” оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов хәбәр итте.

"Без Башкортстан оешуының 2019 елга билгеләнүенә һич кенә дә риза түгелбез. Ул чынбарлыкка туры килми. Шул сәбәпле хакыйкатьне күрсәтү һәм башкорт телен яклау максатыннан әлеге чараларны уздырырга булдык. Авточабыш туктаган һәр урында җәмәгатьчелек белән очрашулар ясадык. Хакимиятләр тарафыннан әлегә каршылыклар булмады. Сибай мәчетендә Вәлиди һәм башка көрәштәшләр рухына аятьләр укыдык.

Иртәгә Башкортстанның беренче башкаласы булган Баймак районындагы Темәс авылына юл тотачакбыз. Шулай ук Әбҗәлил районында да очрашулар уздырырга җыенабыз. Ә инде республиканың 100 еллыгы уңаеннан агымдагы елда узачак чараларның иң зуры – алда торган Башкорт халкының II корылтае булачак. 10 декабрь узачак ул корылтайда башкорт телен дәүләт теле буларак укыту, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне билгеләү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк", диде Фаил Алчынов.

Рәсми хакимият бу көнне (1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан милли-территориаль мохтарияте игълан ителү көнен - ред.) танымыйча, Русия президенты Владимир Путинның 2016 елның 17 июлендәге фәрманга ярашлы республиканың 100 еллыгын 2019 елда уздырырга җыена. Алар республиканың юбилеен совет хөкүмәтенең Башкорт автономиясен танып, 1919 елдагы килешү имзалаган көн белән бәйли. Шуңа карамастан, башкорт җәмәгатьчелек оешмалары республика оешуының 100 еллыгы уңаеннан төрле чаралар уздыруны дәвам итә.

23 ноябрь "Башкорт халкы конгрессы" оешмасы Башкортстан мохтарияте төзелүнең 100 еллыгын искә алып махсус утырыш уздырды.

Белешмә: 1917 елның 15 ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен игълан итә. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә “Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешү” имзалана.

1990 елның 11 октябрендә Югары шура Башкортстан автономиясен Башкортстан Совет Социалистик республикасы итеп үзгәртә, дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителә. 1992 елның 16 маеннан ул Башкортстан республикасы итеп үзгәртелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG