Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Төркия Чийгоз һәм Умеровны Русия агентларына алмаштырган


Әхтәм Чийгоз (с) һәм Илми Умеров Украинаның Әнкарадагы илчелегендә, 26 октябрь 2017
Әхтәм Чийгоз (с) һәм Илми Умеров Украинаның Әнкарадагы илчелегендә, 26 октябрь 2017

Төркия хөкүмәте Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозны Русия агентларына алыштырган. Бу хакта Төркиянең Haberturk телекомпаниясе хәбәр итә.

Кырымтатар Милли Мәҗлесенең Русия тарафыннан хөкем ителгән рәис урынбасарлары Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз 25 октябрь көнне аннексияләнгән Кырымнан Төркиягә тапшырылган иде.

Аларны 2016 елда Төркиядә тоткарланган Русия агентлары Александр Смирнов һәм Юрий Анисимовка алмаштырганнар. Бу агентлар Төркиядә яшәүче чечен диссидентларын үтерүне планлаштырган булган. Төркия полициясе шундый бер үтерү булганнан соң, аларның эзенә төшеп кулга алган. Бу хакта Төркиянең Haberturk телекомпаниясе хәбәр итә.

Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә Умеровны Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп ике ел колониягә хөкем иткән иде. Чийгоз 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп сигез ел колониягә хөкем ителгән иде. Аларны яклап дөнья буйлап төрле пикет һәм акцияләр узды, Европа, халыкара оешмалар аларны азат итергә тәләп итте.

25 октябрь Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз Акмәчет һава аланыннан Анапага җибәрелде. Аннан алар Төркия хезмәтләре озатуында башка очкычта Әнкарага барып җиттеләр. Төркия президенты Реҗеп Эрдоган белән очрашканнан соң алар Киевка килде. Аларның азат ителүе Русия һәм Төркия президентлары арасында сөйләшүләр нәтиҗәсе дип белдергән иде кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG