Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активистлары Татарстан әләме көнен билгеләп узды


Бауман урамында әләмнәр тарату
Бауман урамында әләмнәр тарату

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан әләме көне уңаеннан чаралар уздырган.

29 ноябрь татар яшьләре башта Татарстан байрагы авторы Тавил Хаҗиәхмәтовның Иске татар зиратындагы каберенә зиярәт иткән. Алар анда дога укыган һәм каберне тәртипкә китергән.

Тавил Хаҗиәхмәтов кабере янында
Тавил Хаҗиәхмәтов кабере янында

Соңрак Бауман урамында Татарстан әләмнәре һәм әләм төсендәге тасмалар таратканнар. Ун меңләп әләм һәм тасма таратылган.

"Чараның төп максаты - шәһәр халкына мөһим тарихи көн турында искә төшерү һәм Татарстан әләмен популярлаштыру. Бу әләм - республика әләме генә түгел, ә бөтен татарларның байрагы икәнен истә тотарга кирәк. Мондый чараларны дәүләт һәм хакимият дәрәҗәсендә уздыру зарур, ләкин, кызганычка, бу бәйрәм онытылган", дип саный "Азатлык" әгъзасы Фәнил Гыйләҗев.

29 ноябрьдә республиканың Дәүләт флагы әләме билгеләнә. 1991 елда бу көнне әләм Татарстанның Югары шурасы карары белән расланган һәм Русиянең геральдика реестрына кертелгән иде. Бәйрәм уңаеннан чәршәмбе Татарстанда зурлап чаралар уздырылмады.

Дәүләт шурасы сессиясендә Татарстанның дәүләт символы булган әләм көнендә республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү ихтыярига калуы турында карар өлгесе кабул ителде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG