Accessibility links

Белгеч Альберт Зарипов фикеренчә, ВИЧлыларга һәм СПИД белән авыручыларга дискриминация, аларга аерым хастаханә булмау, яхшы дарулар җитештерелмәү, имезүче аналарны сөт белән тәэмин итү оештырылмау – җитди проблемнар булып тора.

1 декабрь – Дөньякүләм АИДС/СПИДка каршы көрәш көне. Азатлык "Профилактика һәм инициатива" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Зарипов белән ВИЧ һәм СПИДлы кешеләр алдында торган иң зур алты проблемны барлады.

Альберт Зарипов
Альберт Зарипов

ВИЧ-СПИДлыларга дискриминация дәвам итә

Зарипов сүзләренчә, безнең чирләвебезне кемдер белер һәм безгә карата мөнәсәбәт кискен рәвештә тискәре якка үзгәрер, дискриминация башланыр дигән курку бүген ВИЧ йоктырганнар һәм СПИД белән авыручылар арасында иң зур проблем булып тора.

"Бездә әле дә хатсаханәләрдә ВИЧ йоктырганнарга һәм СПИД белән авыручыларга карата бу чир һава аша күчеп тә йогарга мөмкин дигән караш яшәп килә, аларга карата дискриминация дә бар. Элегрәк СПИД – XX гасыр үләте (чума) дигән миф тудырылды һәм менә хәзер барыбыз да моны юкка чыгару өчен эшләргә тиеш. Мәгариф өлкәсе дә, хезмәт һәм социаль яклау, сәламәтлек саклау министрлыклары да, медиа да кулга-кул тотынып өзлексез аңлату эшләре алып барганда гына ВИЧлы һәм СПИДлыларга карата уңай караш тудырып булачак.

ВИЧлылар үз сәламәтлекләренә җитдиерәк карый

Дөрес, таралу юллары төрле, дәвалау ягыннан караганда, шикәр авыруы әллә нәрсәсе белән аерылмый. Шикәр авыруын гел күзәтеп торырга һәм даими инъекция ясау кирәк. ВИЧлы кешеләр дә даими дарулар эчеп тора. ВИЧлы кешеләр үз сәламәтлекләренә җитдирәк карый дип тә әйтер идем мин. Алар даими тикшеренә, төрле вируслар эләктермәскә тырыша, җенси якынлык кылганда саклану чаралары куллана.

Кеше белер, без түбәнсетелербез дип курку ул – үз вакытында кеше ВИЧ эләктергән икән, ул – наркоман, ул – гей, ул – башка дип тудырылган тискәре караш нәтиҗәсе", ди Зарипов.

Русияләр ВИЧ эләктерүгә үк дару эчә алмый

Альберт әфәнде сүзләренчә, дөньядагы илләрнең күпчелегендә ВИЧ эләктерү билгеле булу белән кешеләргә дәва билгеләнә һәм алар дару эчә башлыйлар.

"Бу дарулар кеше организмы вирус белән көрәшә башласын һәм ВИЧ башка кешегә күчә алмасын өчен кирәк. Әгәр вирус бастырылган икән, аның күчүе икеле. Ә бездә, акча җитмәгәнгә, дарулар, препаратлар кыйммәт булу сәбәпле хөкүмәт әлеге чирне эләктерүче бар кешене дә тәэмин итә алмый.

Дөньяда көнгә бер сәдәф дару эчәләр

Дөньяда хәзер әлеге вируска каршы көненә бер сәдәф дару эчәләр, ә бездәгеләр ике-өч төрле даруны көненә ике-өч тапкыр эчәргә тиеш. Бу шулай ук зур уңайсызлык тудыра һәм кешеләрнең дару эчү теләге дә сүнә", ди Зарипов.

Русиядә икътисади кризис көчәйгәч сәламәтлек саклау өлкәсендә дә дару җитешмәү күренеше ешайды. 2015 елда бүленгән акча ВИЧ белән авыручыларның 23% гына җитәчәк дип тә белдерелгән иде. Аннан да кала чит илләрдә җитешетерлгән яхшы сыйфатлы даруларны Русиядә әзерләнгән аналогларына алыштыру да авыручылар файдасына булмады.

ВИЧлы кешеләргә дару җитешмәүне белгечләр дә әледән-әле әйтә килә. Хәйрия фонды җитәкчесе, психолог Светлана Изамбаева хәзер ВИЧлы миллион кешенең 30 проценты гына дару ала дип Idel.Реалиига белдерде.

"Нигә безнең фармавцетлар ВИЧлы кешеләргә кирәк бөтен матдәләрне дә берләштергән дару җитештерми, әллә аларның куллары башка җирдән үсеп чыкканмы – менә бу ягы аңлашылмый", ди Зарипов.

ВИЧка каршы профилактикага акча бүлү тукталган

Зарипов сүзләренчә, узган гасыр ахырыннан башланган ВИЧка каршы профилактика програмына акча билгеле бер вакытка кадәр бүленгәнгә, Татарстан ВИЧлылар бик күп булган төбәкләр исемлегендә түгел. Бүген исә бу програм туктап калган.

"Нинди генә очрак булмасын наркотик куланучылар риск төркемендәге кешеләр. Алар арасында ВИЧлылар да җитәрлек. Татарстанда наркоманнар арасында профилактика җитәрлек дәрәҗәдә оештырылган дип әйтмәс идем. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы нәрсәдер эшләргә омтыла, әмма бу узган еллар белән чагыштырганда бик аз.

Профилактика белән ел дәвамында шөгыльләнү кирәк

Узган гасырның 90нчы еллары ахырыннан Татарстанның ВИЧка каршы профилактика програмы бар иде. Һәм аның өчен яхшы гына акчалар бүленде. Самар, Оренбур, Свердловски өлкәләре белән чагыштырганда Татарстанда ВИЧ алай ук куркыныч түгел иде. Бу програмның да файдасы булды.

Кызганыч, соңгы вакытта, мин идарәчәлекара комиссия әгъзасы буларак әйтә алам, ВИЧка каршы профилактикага аерым акчалар бүленми. Акча калган очракта гына профилактикага бирелә. Хәзер ничек: бу рисктагы кешеләрне елга бер тапкыр искә төшерделәр, аларга лекция укыдылар һәм хисап тоттылар – менә шуның белән барсы да бетте. Ә профилактика белән бер тапкыр гына түгел, ел дәвамында шөгыльләнү кирәк", ди Альберт әфәнде.

Казанда ВИЧка тест
Казанда ВИЧка тест

ВИЧлы һәм СПИДлыларга аерым хастаханә юк

Зарипов сүзләренчә, дөньяда ВИЧлыларга аерым хоспислар, хастаханәләр тотудан баш тарталар, әмма Русиядә бу төр авыруларга барыбер аерым дәва үзәкләре кирәк.

"ВИЧлы, СПИД белән каты авыручыларны хастаханәләрнең аласы килми, чөнки аларны дәваларга күп вакыт кирәк һәм күп акчалар тотылачак. Бездә ятып дәвалана торган урын юк. "СПИД-үзәк" бар, әмма ул сырхауханә (поликлиника) һәм анда бардың да, кайттың гына. Көндез ятып дәвалана торган һәм тәүлек әйләнәсендә дәва ала торган стационарлар юк.

ВИЧлы аналарны сөт белән тәэмин итү оештырылмаган

Альберт әфәнде ВИЧлы әниләрнең бала тапкач нарасыен тукландырганда кыен хәлдә калуларын да Татарстанда җитди проблемнарның берсе дип саный.

Күкрәк сөтен алыштыра торган ризыклар сатып алу өчен химаячеләр эзлибез

"Хәзер бик күп хатын-кызлар ВИЧ инфекция белән бала таба. Аларның күпчелеге, әниләре табиб күзәтүе астында булганга һәм кирәкле препаратлар кулланганга, дөньяга сәламәт килә. Ана баланы имезгән вакытта ВИЧ күчәргә мөмкин.

Безнең оешма мондый аналарга күкрәк сөтен алыштыра торган ризыклар сатып алу өчен химаячеләр эзли. Тормышлары авыррак хәлдәгеләр бу ризыкларны үзләре сатып ала алмый. Республикада әле ВИЧлылар исемлегенә басмаган әниләр дә бар. Әгәр алар социаль яктан әз керемлеләр исемлегендә торасалар, аларга кирәк булган кадәр сөт бирелми, җитешмәгәнне каплау өчен дип кенә бирелә", ди Зарипов.

Русиягә ВИЧка каршы тору өчен аерым програм кирәк

Белгеч ВИЧ таралу эпидемиясен туктату өчен илгә аерым програм кирәк һәм аңа бүленгән акчалар һәр төбәккә дә барып җитәргә тиеш дип белдерә.

"Ачык язылган, конкрет эшләр күрсәтелгән һәм нәтиҗәсе була торган, яхшы финанасланган програм кирәк. Аннан-моннан бер чара үткәрү, шарлар очыру, йә булмаса канәфер чәчәге салу кебекләр зур нәтиҗә бирми. Програм кыска вакытка түгел, ә озын мөддәтле булырга тиеш. Бу програмда дәүләт оешмалары да, коммерцияле һәм коммерциядән тыш оешмалар да катнаша алырга тиеш. Бергәләп эшләгән вакытта гына нәтиҗәсе булачак", ди Зарипов.

2017 елның 1 ноябренә Татарстанда диспансер исәбендә торучы 13082 ВИЧлы кеше бар дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG