Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ВИЧ белән авыручыларны дәваларга акча җитми


Сәламәтек саклау министры ВИЧ эпидемиясе куркынычы турында белдерде. 2015 елда бүленгән акча ВИЧ белән авыручыларның 23% гына җитәчәк, диде министр.

Русия хөкүмәтенең сәламәтлек саклау комиссиясе утырышында министр Вероника Скворцова ВИЧ таралу куркынычы турында кисәтте. Быел бүленгән акча 200 мең кешегә вируска каршы даруларга җитәчәк. Бу барлык авыруларның 23% гына.

"Дарулар бәяләрен киметеп авыруларның 25-30% дәвалауга ирешергә мөмкин. Бу очракта эпидемия куркынычы туа. 2020 елга авырулар саны 250% артачак", диде министр.

Андый очракта һәр сәламәт кешегә ВИЧ вирусын йоктыру куркынычы яный ала. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ВИЧ белән авыручыларның 60-80% дәваланганда гына эпидемияне булдырмый калып була. Бу сан ни кадәр югарырак булса, җәмгыятьтә авырулар саны шул кадәр азрак була. Министр сүзләренә караганда, быелдан башлап авыруларның 60% дәваланса, 2023 елда гына бу чирнең таралуын киметеп булачак.

Татарстан белән Башкорстанда да инде берничә ел ВИЧ йоктыручылар һәм СПИДтан үлүчеләр саны арта.

XS
SM
MD
LG