Accessibility links

Татарстанда СПИД йоктыручылар арта


Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов киңәшмә уздыра
Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов киңәшмә уздыра

Татарстанда СПИД белән авыручылар, шушы чирдән үлүчеләр саны арта бара. Быелның сигез аенда гына Чаллыда бу чирдән 54 кеше үлгән. Әлеге күренешне киметү максатыннан республикада төрле чаралар үтә.

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле авырулар саны арта, бу күренешне киметү максатыннан шушы атнада кайбер чаралар узды. Шуларның берсе Чаллыда, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашында булды, икенчесе республика дәрәҗәсендә видеоконференция рәвешендә үтте. Табиблар СПИД авыруының кискен артуына борчылу белдерә.

Чаллыда, мәсәлән, узган елның сигез аенда 179 кешедә шушы авыру табылган, быелның шушы ук чорына 187 кеше әлеге чирне йоктырган. Шәһәрдә узган ел бу чирдән 54 кеше үлсә, 2013 елның сигез аенда гына бу сан 48гә җиткән.

Вазгыятькә ачыклык кертү максатыннан без Чаллы СПИД үзәгендә булып, баш табиб Галимҗан Зарипов белән әңгәмә кордык.

– Галимҗан әфәнде, саннар уйландырырлык. Чөнки бу күрсәткечләр ярты миллион халкы булган Чаллы белән генә бәйле. Менә шушы күренешне нинди сәбәпләр белән аңлатыр идегез?

– Русия күләмендә ВИЧ-инфекцияле авырулар саны арта бара. 2012 елны 2011 ел белән чагыштырсак, йоктыручылар саны 10 процентка артты. Быел тагын мондый авырулар саны 10-15 процентка артыр дип фаразлана.

СПИД үзәгенең ал капкасы
СПИД үзәгенең ал капкасы
Татарстанда да шундыйрак хәл. Чөнки бездә дә 3-4 ел элек наркотик булып саналмаган, “ванна тозлары”, дезоморфин - халык теленә “крокодил” исеме белән кергән наркотиклар кулланышка керде. Быел ВИЧ-инфекцияле 187 кешене исәпкә алдык. Аларның әйтүенчә, 44%ы героин, 41%ы “ванна тозы”, 10%ы дезоморфин, 5%ы башка наркотиклар кулланган. Ванна юа торган тоздан әле дә наркотиклар ясыйлар һәм ул безнең өчен әле дә зур проблемнар ясый. Чөнки ул әле дә ирекле сатуда, табуы җиңел.

– Сез әйткән әлеге наркотикларның СПИДка катнашын ничегрәк аңлатасыз?

– Алда әйтелгән наркотиклар кеше организмына 1,5-2 сәгать кенә тәэсир итә. Даими “кәеф”тә булу өчен алар бергә җыелып шушы тозларны гомуми савытта кайнаталар һәм һәр ике сәгать саен диярлек кулланалар. Шушы вакытларда аларда җенси дәрт тә көчәеп ала, аңгырайган килеш энәләрен дә бутыйлар. Шул 10-15 кеше арасында берсе ВИЧлы булса, барысы да авыру эләктерергә мөмкин. Бу юнәлештә аңлату алып барабыз. Чын наркотикларга каршы көрәш көчәйде, читтән кертү кимеде, шуңа наркоманнар үзләре нәрсәләр булса да уйлап таба.

Билгеле булганча, “крокодил” кулланучы 2-3 ел эчендә чери, аяк-куллары үлекли башлый. Без быел гына да җиде черегән мәет таптык. Алар шушы наркотикларны кулланып күпер асларында, чокырларда, урманнарда, теләсә кайда егылып үлеп китәләр. Туганнары андыйларның барысын да җирләде.

– ВИЧ-инфекция йоктыручылар арасында хатын-кызлар саны да нык арта дигән хәбәрләр бар. Монысы никадәр дөреслеккә туры килә?

Авыруларны кабул итү бүлмәләре
Авыруларны кабул итү бүлмәләре
– Хатын-кыз ВИЧ-инфекцияне күбрәк җенси юл белән йоктыра. Алар арасында да наркоманнар бар. Шәһәрдәге өч наркоманның берсе – хатын-кыз. Чаллыда 1400 чамасы ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора. Шуларның 560ы – хатын-кыз. Әлеге авыру уңаеннан борчылуыбыз зурдан, Чаллыда өч меңләп наркоман бар.

Чаллы СПИД үзәге мәгълүматлары буенча, 1987 елдан башлап Татарстанда 16211 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган. Шуларның 6328е Казанда, 2283е Чаллыда,1826сы Әлмәт районында, 1584е Бөгелмә районында, 712 кеше Лениногорски районында.

Татарстанда һәр йөз мең кешегә 429 ВИЧ-инфекцияле кеше туры килә, Русия күләмендә бу күрсәткеч рәсми саннар белән 515 кеше итеп күрсәтелә.
XS
SM
MD
LG