Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда СПИД кими, элекке совет илләрендә арта


СПИДка каршы көрәш тамгасы
СПИДка каршы көрәш тамгасы

БМО хисабы дөньяда СПИД инде шактый кимегәндә элекке совет илләрендә аның таралуы тагын да көчәя баруын күрсәтә.

БМОның СПИДка каршы идарәсе СПИД авыруына каршы көрәш көне уңаеннан чыгарган хисапка караганда, авыруны дәвалауны һәм аның таралуына каршы чараларны нык кына яхшырту нәтиҗәсендә ВИЧ инфекциясе таралу дөньяның 25 илендә 50 процентка кимегән. Ул илләр арасында СПИДтан коточкыч зур зыян күргән кайбер Африка дәүләтләре дә бар.

Дөньяда хәзер 34 миллионлап кешедә ВИЧ инфекциясе бар дип исәпләнелә. Әмма БМОның 1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан чыгарылган хисабында хәзер яңа инфекцияләрне һәм СПИДка бәйле үлемнәрне булдырмау турында да уйларга була диелә.

Әмма элекке совет илләрендәге хәл мондый оптимизмнан әле шактый ерак.

Бу илләр һәм Якын Көнчыгыш төбәге Җир шарында СПИДның таралуы әле дәвам иткән соңгы урыннар булып кала, диелә хисапта.

Соңгы ун елда элекке совет илләрендә ВИЧ инфекциясе таралу тотрыклы рәвештә көчәя бара. 2001 елда бу авыруны 130 мең кеше йоктырган булса, 2011 елда инфекция 140 мең кешегә йоккан. Узган алты елда СПИДтан үлүчеләр дә 21 процентка арткан.

БМОның СПИДка каршы идарәсендә бу төбәк өчен җаваплы мөдир Жан-Элие Малкин әйтүенчә, проблемның тамырлары Русия белән Украинада, әмма авыру чикләр аша да бик тиз тарала.

"Барлык төбәктә бу эпидемиянең 90-лап проценты Русия белән Украинага туры килә. Әмма эпидемиянең таралуы бу төбәктәге барлык илләрдә дә күзәтелә. Эпидемия таралуы энә кулланучы наркоманнар белән генә чикләнми. Энә кулланучы наркоманнардан эпидемия җенси мөнәсәбәтләр аша барлык халыкка да тарала", ди Малкин.

Эпидемия таралуга күпмедер дәрәҗәдә миграция дә өлеш кертә. Русиядә эшләгәндә бу авыруны йоктырган кайбер мигрантлар соңрак аны үз илләренә алып кайтып анда да тарата.

Дөньяның башка күп кенә илләрендә энәләрне алыштыру програмы нәтиҗәсендә энә кулланучы наркоманнар арасында авыруның нык кына кимүе күзәтелә.
XS
SM
MD
LG