Accessibility links

Азатлык радиосы 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

"Вакыт" газеты либераль карашлы популяр матбагаларның берсе була. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
2 декабрь 1917 ел (№2292)

Большевикларның мөселман эшчеләренә хитабы

Большевик хөкүмәтенең Русиядә вә шәрыктә булган эшче мөселман халкына хитабы басылып таралды. Буны бу урында гына иҗа итәмез.

Иптәшләр, туганнар!

Русиядә бик олуг вакыйгалар булып тора. Башкаларның җирләрен тартып алу нияте белән башланган канлы сугыш бетәргә якынлаша, бөтен халыкны кулларында кол итеп тотырга теләүчеләрнең хакимиятләре җимерелә. Рус инкыйлабының ныклы көрәше астында иске коллык биналары харап була. Золым дөньясы үзенең актык көннәрен кичерә. Аның урынына азат эшчеләр дөньясы туа. Бу инкыйлабның башында Русиянең эшче һәм крестьян хөкүмәте, халык комиссарлары шурасы тора. Эшче крестьян вә солдат шуралары бөтен Русия буенча чәчелгән, мәмләкәттә куәт вә хакимият халык кулынды. Русиядәге хезмәт халкы һәммәсе бер өмет белән яна. Бу өмет тә намуслы солыхка ирешү һәм дөньның мәзлум халыкларына ярдәм итүдер. Бу мөкатдәс эштә Русия бер ялгыз түгел. Русия инкыйлабы тудырган олуг хөррият авазы бөтен гареб вә шәрык эшче халык тарафыннан шатлык белән каршы алынды, сугыштан арган Аурупа халкы безгә хәзер үзләре солых кулларын сузалар.

Гаребнең эшчеләре, солдатлары социализм флагы астында империализмның нигезләренә һөҗүм ясыйлар. Аурупа капитализмнары тарафыннан таланып килгән Һиндстан да хәзер баш күтәрде. Ул үзенең җилкәсеннән коллыкны алып ташларга тели вә башка шәрык халыкларыннан хөррият юлында тартышуга чакыра. Капитал патшалыгы җимерелә, империалистларның аяк баскан урыннары яна.

И Русия һәм шәрык мөселманнары, бу вакытлар күз алдымызда торган хәлдә без сезгә мөрәҗәгать итәмез.

И Русия мөселманнары, Идел вә Кырым татарлраы, Төркестан вә Себер сартлары, Кавказ арты төрек татарлары, чәчәннәр һәм дагыстанлылар!

Үзегезнең милли тормышыгызны теләгәнегез рәвештә кылыгыз, сез моңа хаклысыз

Бундан соң сезнең икътикад вә гадәтләрегез, милли вә мәдәни мәсьәләләрегез азат вә имин итеп игълан кылына. Үзегезнең милли тормышыгызны теләгәнегез рәвештә кылыгыз. Сез моңа хаклысыз, тик бик белегез ки, сезнең хокукларыгыз Русиянең башка халыклары илә берлектә рус инкыйлабының вә аның авырганы булган эшче солдат вә крестьян шурасының иманиятендәдер. Сез тик бу инкыйлабка вә аның хөкүмәтенә ярдәмдә булыгыз!

Шәрык мөселманнары Аурупа колллыгы астында гасырлардан бирле изелгән барлык мөселманнра без сезгә игълан кыламыз ки, төшерелгән рус патшасы тарафыннан төзелгән вә Керенский тарафыннан куәтләнгән бөтен яшерен мөгаһдләр ачылды, Русия җөмһүриятенең хәзерге хөкүмәте һәм эшче вә солдат депутатлары шурасы башкаларның җирләрен тартып алырга каршыдыр. Ул алар кулында калырга тиеш.

Без игълан кыламыз ки, Төркияне бүлү вә аның Әрмәнистан тартып алу хакында булган мөгаһдләре юк ителде. Сугыш тукталу сәбәбле, әрмәнләрнең сәяси хәлләрен билгеләү аларның үз теләкләренә калдырылачак. Сезгә коллык инкыйлабчы Русиядән түгел, бәлки, Аурупа империячылары тарафыннан тәхдид ителә, алар сезне кол итәргә телиләр, алар сезне талыйлар, алар сезнең мәмләктәләрегезнең үзләренең мөстәкыйльлекләре итеп калдырмакчы булалар. Куыгыз бу талаучыларны үзегезнең мәмләкәтләрегездән. Хәзер сугыш вә тәртипсезлек иске дөньяның биналарын җимерә. Хәзер бөтен дөнья империалистларга, талаучыларга нәфрәт белән көя, яна. Хәзер башка халыкларның золымы астында гасырлар буе изелеп яткан һинд мөселманнары да баш күтәрә. Инглизләргә каршы аякка калка. Мондый вакытта дәшми, тынмый тору һич ярый торган түгел. Форсатны гаеп итмәгез (югалтмагыз), коллыгын җилкәңездән селкеп ташлагыз. Сез үз йортларыгызга үзегез хуҗа булырга тиешсез, сез үз тормышыгызны үзегез теләгән рәвештә үзегез корырга тиешсез. Сез моңа хокуклысыз, чөнки сезнең үз язмышыгыз үзегезнең кулда.

Иптәшләр, туганнар!
Без халык файдасын күзәтә торган намуслы солыхка таба катгый вә нык адымнар атлап барамыз.

Русия вә шәрык мөселманнары!
Дөньяны яңарту юлында без сездән ярдәм көтәмез.

Милли эшләр комиссары: И.Джугашвили-Ысталин.
Халык комиссарлары рәисе: В.Ульянов (Ленин).

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG