Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" митинг рөхсәт итмәгәнгә Казан мэриясен мәхкәмәгә бирергә җыена


Фәнил Гыйләҗев татар телен яклап ялгыз пикет вакытында. 2017 ел, сентябрь
Фәнил Гыйләҗев татар телен яклап ялгыз пикет вакытында. 2017 ел, сентябрь

Казан башкарма комитеты "Азатлык" татар яшьләре берлегенең татар телен яклауга багышланган митинг уздыру турындагы белдерү хатын җиденче тапкыр кире какты.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге татар телен яклауга багышланган митинг уздыруны тыйганга Казан мэриясен мәхкәмәгә бирергә җыена. Бу хакта Idel.Реалиига "Азатлык" рәисе вазифаларын башкаручы Фәнил Гыйләҗев белдерде.

Хакимиятләр 500 кеше җыелырлык урын юк дигән сылтау белән митингны кире каккан. Активистлар белдерүдә 500гә кадәр кеше булырга мөмкин дип күрсәткән булган.

"Без биш урынны күрсәттек. Янәсе, аларның берсе дә буш түгел. Канун нигезендә алар безгә башка урын тәкъдим итәргә тиеш. Әмма тәкъдим булмады", ди Гыйләҗев.

Фәнил әфәнде сүзләренчә, "Азатлык" Казан мэриясен мәхкәмәгә бирергә җыена.

"Кире кагулар канунсыз, татарлар татар теле мәсьәләсенә карата үзләренең фикерен ачыктан-ачык әйтә, ана телләрен яклый алмасын өчен шулай эшләнә дип фаразлыйбыз", дигән иде Гыйләҗев мэрия дүртенче белдерүне кире каккач.

1 декабрь Казан хакимиятенең "Татариянең рус телле ата-аналар комитеты"на Путинга теләктәшлек митингын үткәрүгә рөхсәт бирмәве билгеле булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG