Прокурор Борис Непорожный дәлил буларак "Роснефть"нең элекке иминлек хезмәте башлыгы, ФСБның элекке хезмәткәре Олег Феоктистовның күрсәтмәләрен китерә. Прокурор шулай Улюкаевның гаебе аның машина йөртүчесе күрсәтмләреннән дә раслана, ди.
Элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Мәхкәмә аны ике ай йорт сагында тоту турында карар чыгарган иде, ул мөддәт озайтылды. Президент Путин Улюкаевны эшеннән алды.
Экс-министр үз гаебен танымый. Аны тоткарлау һәм җинаять эзәрлекләве - Сечин һәм ФСБ провокациясе, дип саный.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.