Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә 8 ил ватандашларын АКШка кертүне тыю фәрманын хуплады


АКШ Югары мәхкәмәсе Дональд Трампның сигез илнең ватандашларын АКШка кертүне тыю турындагы фәрманын хуплады. Аларның алтысы мөселман илләре.

Әлеге канун нигезендә Лүбән, Сүрия, Иран, Йәмән, Сомали, Чад, Төньяк Кореяның ватандашлары АКШка күчеп китә һәм керү хокукы ала алмячак. Бу Венесуэланың кайбер төркем ватандашларына да кагыла. Әлеге тыю Америкада туганнары, эшлекле элемтәләре булганнарга, АКШ уку йортларына укырга керүчеләргә дә карый.

Дөрес, иленә карап, өстәмә тикшерүләр уздырганнан соң, кайбер кешеләргә виза бирелергә мөмкин диелә.

Трамп идарәсе әлеге илләрдә террорчылык куркынычы бар, дип саный. Бу Югары мәхкәмәнең соңгы карары түгел. Федераль һәм аппеляция мәхкәмәләрендә әлеге фәрманның канунилыгы турындагы эшләр әлегә каралып бетмәгән. Моңа кадәр берничә штат һәм хокук яклаучы оешмалар фәрманны шикаять иткән иде.

Сайлау алды кампаниясе барышында Трамп рөхсәтсез яшәүче чит ил кешеләреннән арынуда федераль хакимияткә ярдәм итмәүче, "сыендыручы" шәһәрләрне җәзаларга вәгъдә итте. Президентлыгының беренче көннәрендә үк Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалаган иде.

Әлеге карарга ризасызлык белдереп дистәләрчә мең кеше урамнарга чыкты, һава аланнарына җыелды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG