Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары Русия хөкүмәтенең урыныннан китүен таләп итте


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

5 декабрь Уфа коммунистлары Сталин Конституциясе кабул ителүгә 81 ел тулу уңаеннан каршылык чарасы уздырды. Кабул ителгән резолюциядә "Русия хөкүмәтенең урыныннан китүен таләп итәбез" дигән сүзләр бар.

Урам җыены Уфаның Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда, Ленин һәйкәле янында узды. Анда җыелучылар Совет берлеге байраклары һәм герблары, Сталин рәсеме белән "коралланган" иделәр. Урам җыенында республика коммунистлары идарәсе җитәкчеләре чыгыш ясады.

Яшьләр сәясәте өчен җаваплы сәркатип Ян Двинский Сталин Конституциясен кабул итү тарихын искә төшереп чыгыш ясады.

Ян Двинский
Ян Двинский

"1935 елның 7 февралендә Конституция әзерләү өчен махсус комиссия оештырыла. 1936 елның 12 июнендә аның өлгесе халык тикшерүенә чыгарыла. Төп канунны алты ай буе тикшерү бара. Аны тикшерүдә 75 миллион кеше катнаша, алар тарафыннан барлыгы миллион ярым тәкъдим һәм үзгәрешләр кабул ителә. Аларның бер өлеше матбугатта басыла. Колхозларны бетерү, шәхси милекчелек кертү кебек тәкъдимнәр “дошманнар тавышы” дигән бәя белән архивларга җибәрелә. Сталин Конституциясе 1936 елның 5 декабрендә кабул ителә һәм 6 декабрь матбугатта чыга”, дип сөйләде Ян Двинский.

Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы Камил Әхияров Сталин Конституциясенең нәтиҗәле булуы турында сөйләде, Октябрь инкыйлабының 100 еллыгын бик сүлпән билгеләнүенә борчылуын белдерде.

Камил Әхияров
Камил Әхияров

“Октябрь инкыйлабы - дөнья күләмендәге вакыйга. Аның идея-максатлары изге булган дип беләбез. Ләкин алар тормышка ашырылмаган. Бу тарихи датаның түгәрәк юбилеен зурлап та үткәреп булыр иде. Ләкин ул бик сүлпән билгеләнде”, диде Камил Әхияров.

Яшьләр һәм студентлар исеменнән чыгыш ясаучы Анна Блохина мәгариф мәсьәләләренә тукталды.

Анна Блохина
Анна Блохина

“Русиядә мәгариф мәсьәләләре шактый. Укытучыларның хезмәт хаклары аз. Илдә укытучының абруе төшкәннән-төшә бара. Эшкә урнашуда да проблемнар җитәрлек. Мәктәпләр тәҗрибәле укытучыларга өстенлек бирә, нәтиҗәдә югары уку йортын яңа гына тәмамлаучы эш таба алмыйча иза чигә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм түбән сыйныфлар арасындагы ниндидер күчемлек турында да уйларга кирәк. Чөнки алар аерым көн күрә, ә тәрбиядә үстерелеш һәм система булырга тиеш”, диде Анна Блохина.

Каршылык чарасында иң кайнар чыгышның берсен “Хезмәтчән Русия”хәрәкәте вәкиле Ирек Фазылов ясады.

Ирек Фазыловка Сталин медале тапшыру
Ирек Фазыловка Сталин медале тапшыру

“Борис Ельцин җитәкчелегендәге төркем илдә түнтәрелеш ясады. Яшәп килгән канунлы тәртипләрне бетереп, халыкка каршы эшләүче, аерым төркемнәр мәнфәгатенә хезмәт итүче дәүләт төзеп куйдылар. Бүген дә коррупциягә чумган хакимият баюын дәвам итә. Халык турында уйлаучы юк, аның мәнфәгатьләре берәүне дә кызыксындырмый. Нәтиҗәдә күпчелек халык фәкыйрьлек дәрәҗәсендә яши, эшсезлек үсә. Капитализмга - юк! Совет хакимияте һәм Конституциясен кайтаруны таләп итәбез!” диде Ирек Фазылов.

Шигар
Шигар

Чыгышлардан соң Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин берничә кешегә түшкә тагу билгеләре тапшырды. Чарада чыгыш ясаучы Камил Әхияровка Октябрь инкыйлабының 100 еллыгы медале, Ирек Фазыловка Сталин медале тапшырылды.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда "тирән икътисади көрчеккә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе төшерүгә китергән Русия хакимиятенең халыкка каршы юнәлдерелгән социаль-икътисади сәясәтенә" протест белдерелә. "Коррупция үскәннән-үсә бара. Пенсия һәм хезмәт хаклары аз булу сәбәпле, халыкның сатып алу мөмкинлеге кими. Шул ук вакытта түрә һәм олигархларның керемнәре арта бара" диелә белдерүдә. Коммунистлар "дәрәҗә, биләгән вазифаларга, әшнәлеккә карамыйча" илдә коррупциягә каршы гадел сугыш алып баруны таләп итә һәм "булдыксыз Русия хөкүмәтенең урыныннан китүен" таләп итә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG