Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Дәүләт Шурасыннан татар телен мәҗбүри укытуның механизмнарын булдыруны таләп итә


ТИҮ җитәкчеләре Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт
ТИҮ җитәкчеләре Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп, тел мәсьәләсенә кагылышлы чираттан тыш утырыш уздыруны таләп итте.

Мөрәҗәгатьтә ТИҮ әгъзалары татар телен дәүләт теле буларак укытуны тыю Русия Конституция мәхкәмәсенең Татарстанда татар һәм урыс телләрен тигез дәрәҗәдә укыту мөмкинлеген тану турындагы 2004 елгы карарына каршы килә дип саный.

Дәүләт Шурасы карары шулай ук "Татарстан Конституциясенең "Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре" диелгән 8нче маддәне дә боза дип саный ТИҮ активистлары.

"ТИҮ Дәүләт Шурасы депутатларына, Татарстан җәмәгатьчелегенә Конституциянең 8нче маддәсе тормышка ашырылмый, Татарстанда бары бер генә дәүләт теле – урыс теле генә гамәлдә, дип әйтеп килә. Әгәр татар теле дәүләт теле буларак дәүләт оешмаларында, медицина оешмаларында, мәхкәмәләрдә, мәгариф һәм башка өлкәләрдә кулланылса, беркем дә аны мәктәпләрдә укытуга каршы булмас иде. Киресенчә, ата-аналар татар телен нәтиҗәлерәк укытуны таләп итәрләр иде," диелә мөрәҗәгатьтә.

Активистлар фикеренчә, "Дәүләт Шурасы, ниһаять, чын сәяси оешма, Татарстанның дүрт миллион халкының конституцион хокукларын, Татарстан Конституциясен яклаучы булырга тиеш".

ТИҮ әгъзалары парламенттан чираттан тыш утырыш җыюны һәм Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашыру механизмнарын булдыруны таләп итә. "Әлеге утырышны татар телендә уздыруны таләп итәбез. Шулай гына без туган телебезне саклый алачакбыз. Тел – татар милләтенең яшәү шарты", дип тәмамлана мөрәҗәгать.

Узган Дәүләт шурасы утырышында республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү ихтыярига калу турында карар өлгесе кабул ителде. Дәүләт теле ата-аналарның язма ризалыгы белән генә укытылырга мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG