Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау програмын финанслау арта


"Татар тарихы" энциклопедиясенең алтынчы һәм җиденче томнары

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау програмын финанслау 24,2 миллион сумга артачак. Бу хатка Татарстан хөкүмәте карарында язылган.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документта 2017 елда әлеге програмны финанслау 26 млн сумнан 36 млн сумга, 2018 елда 33 млн сумнан 42 млн сумга, 2019 елда 25,9 млн сумнан 31 млн сумга (саннар түгәрәкләп алынды-ред.) кадәр артачак дип күрсәтелә. Ләкин әлеге суммаларга төзәтмәләр кертелергә мөмкин, диелгән карарда.

Моннан тыш, документта 2017-2019 елларда Татарстан фәннәр академиясе татар онлайн-энциклопедиясен һәм Tatarica 2.0. интернет-порталын булдырырга тиеш дип тә күрсәтелә.

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программы 2014-2016 елларга кабул ителгән иде. Быел ул 2019 елга кадәр озайтылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG