Accessibility links

Кайнар хәбәр

Явлинский татар теленә кагылуны наданлык дип саный


Григорий Явлинский
Григорий Явлинский

Григорий Явлинский Казанда матбугат очрашуында татар теле мәсьәләсен кузгату наданлык, дип белдерде. Аның фикеренчә, бу бик нечкә тема, кешеләрне кимсетергә ярамый.

"Яблоко" фиркасенә нигез салучыларның берсе Григорий Явлинский Казанда матбугат очрашуында Русия президенты Владимир Путинның милли телләрне укыту турындагы фикерен тәнкыйтьләде.

Явлинский Татарстанның гасырларга сузылган тирән тамырлы мәдәнияте бар дип тә әйтте. Аның фикеренчә, татар телен укыту тирәсендәге хәлләр "Владимир Путин теләгән әйбер түгел, ә бюрократик гайрәт күрсәтүгә охшаган". "Бу – ахмаклык! Ник бу темага кагылырга? Ул бит бик нечкә. Кешеләрне кимсетергә ярамый. Өстәвенә, Татарстан Конституциясе һәм республика кануннары белән каршылыклар бар. Болай итеп теләсә нинди фәнне ихтыяри өйрәнүгә калдырып була. Математиканы да, биологияне дә, тарихны да, инглиз телен дә теләк белән генә укырга мөмкин. Балаларның кайчак бөтенләй берни дә укыйсылары килми. Шуннан нәрсә?" диде Григорий Явлинский.

Явлинский: "Татар теленә кагылу – наданлык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

Ул үзенең Львовта украин мәктәбендә укуын һәм анда атнасына ике сәгать урыс теле керүен, ә урыс мәктәбендә укыганда ике сәгать украин теле керүен искә төшерде. "Мондый модель табигый, нормаль һәм акылга муафыйк, ә иң мөһиме - ихтирамлы", ди "Яблоко" лидеры.

Әлеге проблемны хәл итәр өчен ул Дәүләт думасына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. "Республика аңлаешлы, профессиональ дәрәҗәдә, акыллы итеп үз фикерен белдерергә һәм үз мәнфәгатьләрен якларга курыкмаска тиеш", ди Явлинский.

Узган Дәүләт шурасы утырышында республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү ихтыярига калу турында белдерелде. Дәүләт теле ата-аналарның язма ризалыгы белән генә укытылырга мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG