Явлинский Татарстанны башка төбәкләр белән берләштерүгә каршы
"Яблоко" фиркасеннән Русия президентына намзәт булырга җыенучы Григорий Явлинский Казандагы матбугат очрашуында "гасырларга сузылган мәдәнияте, үз теле булган Татарстанны" башка төбәк белән берләштерү яклы булмавын белдерде. Ә менә кайбер кечкенә өлкәләрне берләштерү мөмкин, ди "Яблоко" лидеры. "Алар өлкә буларак, кайчандыр фиркаләр оешмалары җитәкчелеге өчен административ максатларда гына барлыкка килгән", ди Явлинский. Аның фикеренчә, төбәкләргә максималь мөмкинлекләр бирергә кирәк. Шул ук вакытта сәяси систем федератив булырга, ягъни бөтен илдә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау федерация җаваплылыгында булырга тиеш, дип саный сәясәтче. Ә инде икътисади үсеш мөмкинлеккләре төбәкләргә бирелү зарур, дип белдерә Явлинский.
мультимедиа
-
июль 27, 2023Бөгрүделиктә нан (икмәк) пешерәләр
-
май 12, 2021Казанда атыш корбаннары белән хушлашалар
-
февраль 23, 2021RFE/RL helps to teach Tatar language in Tatarstan
-
февраль 02, 2021Казаннан Диана: "Полиция бүлегендә тулысынча диярлек чишендерделәр"
-
декабрь 22, 2020"Мин үкенәм". Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте