Accessibility links

"Татарстанның дәүләт һәм муниципаль символлары” китабы басылып чыкты


“Татарстанның дәүләт һәм муниципаль символлары” китабы
“Татарстанның дәүләт һәм муниципаль символлары” китабы

Татарстан фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтында “Татарстанның дәүләт һәм муниципаль символлары” дип аталган яңа басма дөнья күрде. Ул Татарстан Конституциясенең һәм Дәүләт гербын кабул итүнең 25 еллыгы уңаеннан басылды.

"Татарстанның дәүләт һәм муниципаль символлары" китабында хронологик тәртиптә төрле елларда кабул ителгән конституцияләр, конституцион әһәмияткә ия канун актлары, дәүләт герблары, флаглары һәм гимны, республиканың муниципаль символикасы турында белешмә бирелә.

Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев Азатлыкка белдерүенчә, бу басма белән институт хәзерге көндә булган дәүләтчелек билгеләрен, аларның тарихын һәм мәгънәсен күрсәтү максаты куйган.

"Бер уйласаң, символлар бары тик тышкы, күзгә күренеп торган рәсем генә кебек. Ләкин аларның символик әһәмияте зур. Байрак, герб, гимн һәрвакыт шушы дәүләтнең асылын: аның тарихында булган вакыйгаларны, борылышларны, сәяси язмышын һәм хәзерге көндә тоткан урынын чагылдырырга тиеш. Шуңа күрә дәүләт үзе дә моңа җитди карарга тиеш", ди галим.

Китапта иң элек төрле елларда кабул ителгән Татарстан Конституцияләре турында белешмә бирелә. Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты Декларациясе, Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләр бүлешү шартнамәләренә дә урын бирелгән. Икенче килешүнең быел мөддәте чыгуы, яңасы төзелмәве турында әйтелми. "Шартнамәләрнең гамәлдә булу срогы – ун ел", дип кенә языла.

Әлеге китап Татарстан районнары символларының бер урында туплануы белән үзенчәлекле. Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, 90нчы елларга кадәр районнарның мондый күләмле рәвештә символикасы эшләнмәгән иде. Алар нигездә 2005-2007 елларда гына раслана.

"Кайсы районның билгеләрендә миллилек, татарлык ярылып ята", дигән сорауга Искәндәр Гыйләҗев "миллилек дип, һәр районның гербында Татарстанныкы икәнлеге күренеп тора торган билгеләр бар", диде.

"Күпчелек гербларда, флагларда республика флагы төсләре бар. Шул ук вакытта һәр районның үзенчәлеге дә күренә. Кайбер районнарда чуашлар күпләп яши, гербларның әлеге милләтнең орнаменты да чагылырга мөмкин. Бу – табигый", ди Энциклопедия институты җитәкчесе.

"Гербларны без эшләмәдек, бу безнең табыш түгел. Без бары тик хәзерге көндә Татарстанда булган символларны туплап күрсәттек. Район герблары авторлар коллективлары - Татарстан тарихчылары, Мәскәү белгечләре, район вәкилләре катнашлыгында төзелгән", дип тә өстәде Искәндәр Гыйләҗев.

Татарстан муниципаль символлары Русия геральдика регистрында һәм Татарстан Геральдика реестрында теркәлү узган. Китапта һәр районның гербы һәм флагының мәгънәсе аңлатыла. Әйтик, Әгерҗе районы гербы рәсемендә - татар милли киемнәре кигән җайдак. Ул әлеге төбәккә нигез салган Әгерҗе турында риваять каһарманын гәүдәләндерә.

Әгерҗе районы гербы
Әгерҗе районы гербы

Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Кукмара, Лениногрск, Мөслим кебек татарлар яки чуашлар күпләп яшәүче районнар символларында милли бизәкләр, орнаментлар чагылыш тапкан. Идел, Кама буйларында урнашкан районнар гербларында нигездә су, көймә, балык, акчарлаклар сурәтләнгән. Биектау, Спас, Тәтеш районнары билгеләрендә тарихилык ярылып ята. Аларда Иске Казан, Болгар хәрәбәләре, калкан һәм сөңгеләр тасвирланган.

Балык Бистәсе районы гербы
Балык Бистәсе районы гербы

"Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары" китабындагы мәгълүмат татар, урыс һәм инглиз телләрендә бирелгән. Басма 2 мең данә тираж белән чыккан. Искәндәр Гыйләҗев, китап сатуда булмаячак, ул нигездә дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларына, уку йортларына, китапханәләргә таралачак, диде.

Декабрьдә Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтының "Татар энциклопедиясе"нең соңгы, алтынчы томын чыгарачагы да билгеле булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG