Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада II Башкорт халкы җыены узачак


2016 елгы Башкорт халкы җыенында
2016 елгы Башкорт халкы җыенында

10 декабрьдә "Башкорт" хәрәкәте Уфада II Башкорт халкы җыенын уздыра. Анда башкорт дәүләт теле, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр һәм Башкорстан республикасының 100 еллыгы мәсьәләләре каралачак.

Бу хакта "Башкорт" хәрәкәтенең Вконтактедагы төркемендә белдерелә. Җыенга башкорт теле темасы, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр проблемы һәм Башкортстанның 100 еллыгын уздыру мәсьәләсе чыгарылачак, диелә.

Оештыручылар җыенга Дөнья башкорт корылтае җитәкчелеген, мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары вәкилләрен чакырулары турында да белдерә.

Былтыр узган җыен җәнҗал белән башланган иде. Корылтай алдыннан "Башкорт" хәрәкәте җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасов полиция тарафыннан тоткарланды. Ахырда республика башлыгына ышанычсызлык белдерергә чакырган резолюция кабул ителде. Моннан тыш, резолюциядә Русиядә федерализмны үстерү өчен үзәк белән ике яклы килешүне тергезү, дәүләт хезмәтенә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчел урыннарга башкорт милләте вәкилләрен сан ягыннан тигез нисбәттә алу, Әхмәт Зәки Вәлидигә һәйкәл кую кебек җөмләләр дә бар иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG