Accessibility links

Казанда Татарстан хөкүмәтеннән татар һәм урыс телләрен тигез куллануны таләп иткән пикет узды


Батырхан Әгъзамов

Җомга "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Татарстан хөкүмәте бинасы янына ялгыз пикетка чыкты. Ул республика Конституциясенең Татарстанда ике дәүләт теленең тигезлеге турындагы маддәсен үтәүне таләп итте.

Батырхан Әгъзамов фикеренчә, татар теленең дәүләт теле статусы кәгазьдә генә калган. "Кызганыч ки, дәүләт һәм мәхкәмә оешмалары татар телен читкә этәрә. Татар телендә элмә такталар юк, ә дәүләт оешмалары татар телендәге мәгълүматны чикли. Моннан тыш, Дәүләт шурасында татар телендә бөтенләй дә чыгыш ясамыйлар диярлек", дигән активист Idel.Реалиига.

Ул шулай ук мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны бетерү канунсыз, дип саный. "Бу Конституциягә дә, федераль кануннарга да, кеше хокуклары декларациясенә дә каршы килә", ди Әгъзамов. Конституциянең 8нче маддәсендә республикада татар һәм урыс дәүләт телләре тигез хокуклы дип белдерелә. Әлеге маддәнең икенче пунктында "Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте оешмаларында, җирле үзидарә оешмаларында, дәүләт оешмаларында Татарстан дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла", диелгән.

Узган Дәүләт шурасы утырышында республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү ихтыярига калу турында белдерелде. Моннан арыңм дәүләт теле ата-аналарның язма ризалыгы белән генә укытылырга мөмкин.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG