Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росатом рутений атмоcферада янган ясалма иярченнән чыккан дип белдерде


Рутений таралу харитасы
Рутений таралу харитасы

Росатом комиссиясе сентябрь-октябрьдә Идел буе һәм Урал төбәге һавасында табылган рутений-106 чыганагы ясалма иярчен булырга мөмкин дип фаразлый. Ләкин Татарстанның атомга каршы оешмасы җитәкчесе Альберт Гарәпов моның белән килешми.

29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Росатом һәм башка оешмалар белгечләре Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" комбинатындагы нурланышны тикшерү нәтиҗәсендә рутений-106 табылмавы турында белдерә.

Комиссия "башка чыганак булган" дип фаразлый. Эчендә рутений чыганагы булган ясалма иярченнең атмосферада януы да шундый нурланышлы пычрануга сәбәп булырга мөмкинлеге әйтелә.

Ләкин әлеге белдерү белән Татарстанның атомга каршы оешмасы җитәкчесе Альберт Гарәпов килешми. "Мин мәгълүматның дөреслегенә шикләнәм. Ул иярченнең нинди зурлыкта булырга тиешлеген күз алдына китерәсезме? Рутений бит Русиядә генә түгел, Европа илләренә дә таралды. Аннары, әгәр бу иярчен атмосферада янып бетсә, башка төрле калдыклары кайда? Ни өчен рутений-106 гына теркәлгән? Бу тагын да күбрәк сораулар тудыра", дигән Гарапов Idel.Реалиига.

Ул әле Мәскәүдә, экология министрлыгы каршындагы конферециядә икәнлеген дә әйтте. Чарада рутенийдан күрелгән зыян һәм аның атмосферада барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алышалар. Альберт Гарапов сүзләренчә, конференциядә катнашучылар 12 декабрьгә уртак бер фикергә килергә тиешләр.

Русиядә Гринпис оешмасы рутений-106 матдәсе таралуны бәйсез белгечләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә җентекләп тикшерүне таләп итеп петиция урнаштырды. Активистлар нурланыш матдәләренең таралуына мондый мөнәсәбәт җитдирәк казалар булган очракта кешеләрнең вакытында дөрес мәгъүмат ала алмау куркынычы тудыра дип саный.

"Откябрьдә Ростатом рутений-106 элементы Петербурдан тыш, башка шәһәрләрдә теркәлмәде, дип белдергән иде. Ләкин Росгидромет "Маяк" комбинаты тирәсендә дә пычрану тапты. Бүген Росатом комбинат тирәсендә рутений-106 үрнәкләре юк, дип белдерде. Бу – чыганакны табу максатыннан ясалган тикшерүгә охшамаган", дип белдерә Гринписның Русиядәге атомга каршы програм җитәкчесе Рәшит Алимов.

Күптән түгел Русия гидрометеорология хезмәте (Росгидромет) Көньяк Уралда сентябь-октябрь айларында "экстремаль югары" дәрәҗәдә нурланышлы пычрану булганын раслады. Рутений-106 матдәсенең Татарстан белән Башкортстанга төшүе дә теркәлде.

Бу хакта иң беренчеләрдән булып Европа белгечләре чаң сукты. Алар Нурланыш чыганагы Чиләбе өлкәсендә булуы ихтимал, диделәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG