Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Үләнкүл авылында Татар мәгарифе көне үтте


Үләнкүлдә Татар мәгарифе көне
Үләнкүлдә Татар мәгарифе көне

Омски өлкәсенең мәгариф министрлыгы бу чарага татарлар яшәгән башка авыллардан да укытучылар китертүне кирәк санамаган.

8 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, бер төркем татар артистлары Омски өлкәсенең Үләнкүл авылына килде. Үләнкүлдә өлкәдә бердән-бер татар теле һәм әдәбияты да укытылган мәктәп урнашкан.

"Элек Советлар берлеге вакытында без һәр сыйныфта ике татар теле һәм ике әдәбият дәресләре укыттык. Сәгатьләр саны кыскару безнең өчен иң аянычлысы иде. Татарстаннар килгәч эчебезгә җылы керде, чөнки татар теле һәм әдәбияты сәгатьләрен өч сәгать укыту мөмкинлеге барлыгын аңладык. Аның үзебезнең кулда булуны да белдек. Татар теле дәресләре күбәйсә балаларга тагын да яхшырак өйрәтер идек. Без - себертатарлар. Әдәби телебез бер һәм без бердәм булырга тиешбез", диде Азатлыкка Мөхәммәтшина.

Ләйлә ханым сүзләренчә, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә кытлык юк. "Татарстан мәгариф министрлыгы безне дәреслекләр белән һәрвакыт тәэмин итеп тора", ди Мөхәммәтшина.

Зәйнулла балалар бакчасы
Зәйнулла балалар бакчасы

Татар мәгарифе көнендә Үләнкүл мәктәбе укытучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты, ачык дәресләр күрсәтте. Татарстан вәкилләре Үләнкүлнең Зәйнулла дип аталган балалар бакчасын да карады.

Бүген Үләнкүл мәктәбендә 102 бала белем ала. Тагын күрше-тирәдәге Чарналы, Тусказан, Каракүлдән килеп укыйлар. Ләйлә ханым, кызганыч, балалар саны азая бара, чөнки яшьләр авылда калмый, шәһәргә китә дип әйтә. Үләнкүлдә бүген 1100 кеше яши, аның яртысы бездә теркәлсә дә, шәһәрдә көн күрәләр ди авыл җитәкчесе.

Үләнкүл укучылары татарстаннарны каршы ала
Үләнкүл укучылары татарстаннарны каршы ала

Татар мәгарифе көне үтәчәген белеп Тевриз районыннан ике һәм Тара районыннан бер укытучы Үләнкүлгә килгән иде. Омски өлкәсенең мәгариф министрлыгы бу чарага татарлар яшәгән башка авыллардан да укытучылар китертүне кирәк санамаган. Омски өлкәсендәге татар авылларындагы башка мәктәпләрдә татар телен укыту факультативка гына калган.

Татарстан вәкилләре әледән-әле татарлар яшәгән төбәкләргә чыгалар. 23 ноябрь Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Түбән Вартада шәһәрнең мәгариф департаменты җитәкчесе Эдмонд Игошин белән бер мәктәптә татар телен факультатив буларак укыту турында килешкән иде.

Күптән түгел Курган өлкәсендә узган татар мәгарифе көннәрендә Энгел Фәттахов Татарстан фән һәм мәгариф министры булып эшләгәндә татар теле укытылмаган мәктәпләрдә ана телен укыту тәкъдиме белән чыккан иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG